Название | Матурлык |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03832-4 |
Мин бик читкә кереп киттем шикелле… Менә бит ул сөйли белмәүнең бәласе!.. Гаеп итмәссез инде, бусы минем биографиямә кечкенә бер кереш булсын, ярыймы?
– Мин тыңлыйм, Зөһрә ханым!
Һәм, чыннан да, мин аны гаять бирелеп тыңлый идем. Ул шуны күрмиме? Күрә, әлбәттә, тавышыннан сизеп торам күргәнен. Хәзер инде ул бер дә каушамыйча сүзен башлап китте.
– 1939 елны мин урта мәктәпне бетереп, көзен ин-ститутка укырга кердем. 1940 елның язында Нәҗип Аитов Мәскәүдән Бауман институтын бетереп кайтты… Мин аны бала чагымнан ук белә идем. Аның әти-әниләре безгә күптән таныш, якын йөрешкән кешеләр иде. Мотаһар абзый, Нәҗипнең әтисе, тегермәннәр трестында эшләүче зур бер белгеч иде… Ул үзе бөтенләй укымаган кеше дип сөйлиләр иде, ләкин бик яшьтән үк шул иген тарттыру эшенә кереп киткән, бик авырлык белән үзенә юл салган, әле революциягә кадәр үк Троицк баеның зур паровой тегермәнендә управляющий булып эшләгән, диләр… Тегермәннәр Советка күчкәч тә, ул һаман шул эшендә калган. Мәскәүдән бер зур кеше, чын булса Цюрупа диләр, аңа тияргә кушмаган, имеш. Соңыннан, нэп вакытында шикелле, аны Чиләбегә күчергәннәр. Менә шул заманнан бирле инде ул, әйткәнемчә, зур бер белгеч булып эшләп килә иде… Бик әйбәт, гадел кеше иде ул, хәзер дә мин аны оныта алмыйм, исемә төшкәндә, миңа әллә ничек авыр булып китә. Еш кына, үз әти-әниемнең түгел, ә аның мине кичерүен тели торган идем… Әйе… Тагын алга йөгерәм шикелле…
…Инде әнисе Гайшә апа турында нәрсә дим? Менә сәүдәгәр гаиләсеннән чыккан, аш-суны бик яхшы белгән, исемле кешеләр белән йөрешергә яраткан бер тулы гына татар абыстаен күз алдыгызга китерсәгез, шул Гайшә апа булыр инде. Үзе ул бик зирәк хатын иде, теле дисәң – авызы белән кош тотар, ярыйм дисә – Иблискә яучы булыр, инде кеше тикшерә башласа – энә күзеннән үткәрә торган иде. Кешеләрне ул икегә генә бүлеп йөртә: затлы һәм затсыз. Затлысы – бай яки укымышлы гаиләдән чыккан кеше, ә затсыз дигәне – надан, тәрбиясез, дөнья күрмәгән халыктан чыккан кешеләр… Аның бөтен хыялланганы да үзенең Нәҗибен «затлы» кызга өйләндереп, «затлы» кешеләр белән туганлашу иде… Соңыннан, эшләр бик тирәнгә киткәч, мин еш кына, Гайшә апа минем хакта алданмый микән, дип уйлана торган идем.
…Ике гаилә кайчан йөрешеп киткәннәрдер – ул кадәресен хәтерләмим, ләкин үземне белә башлаганда, безнең гаиләләр бер-берсенә бик якыннар иде инде. Аннан аралар да ерак түгел иде, әледән-әле алар безгә, без аларга кереп йөри идек… Ул чакларда әле Нәҗип белән минем арада дуслык дип әйтерлек берни дә юк иде. Ул –үсмер малай, ә мин җиде-сигез яшьлек кенә кызчык идем. Минем өчен ул зур абый иде, дәшәргә, сөйләшергә курка идем мин аңардан… Ә ул миңа бөтенләй игътибар итми иде шикелле, чөнки, сүз катып, минем белән берәр сөйләшкәнен һич хәтерләмим. Әйбәт тужурка-чалбар, ялт иткән кара ботинкалар кигән нәзек-озын гына «егет» кайта керә, чыга китә, ә мин – яланаяк чабып йөрүче, кыска күлмәкле