Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

булгандыр…

      Белмим, ихлас күңелдән чыккан сүзләр тәэсир иттеме, әмма Зөһрә ханым йомшара төште һәм ничектер, ихтыярсыздан булса кирәк, гаҗәеп бер сүз ычкындырып куйды:

      – Башкаларның әйтүен мин колагыма да элми торган идем.

      Мин кинәт тынып калдым. Бик мәгънәле сүзләр булып ишетелде бу миңа… Ничек дип аңларга, ничек кабул итәргә моны? Нәрсә әйтмәкче ул моның белән? Зөһрә ханым үзе дә нидер сизенеп, минем ялгыш нәтиҗә ясавымнан курыккан төсле, тизрәк «төзәтергә» ашыкты:

      – Сездән арзанлы комплимент яки дөрес булмаган нәрсә ишетәсем килми минем… Минемчә, сез алардан өстен торасыз.

      Дулкынландырды мине бу сүзләр.

      – Рәхмәт, Зөһрә ханым, рәхмәт, яхшы сүзегез өчен, –дидем мин, дулкынлануымны сиздермәскә тырышып. – Ышаныгыз, нәрсә генә әйтсәм дә, мин сезгә бары тик саф дөресен генә әйтәчәкмен… Ләкин… бер үтенечем бар: зинһар, сез миннән тартынмагыз, үзегезне иркен тотыгыз… Шулай яхшырак булыр.

      Зөһрә ханым йомшак кына елмайды.

      – Мин үземне бүтәнчә тота белмим… Өйрәнмәгәнмен. Ләкин… ләкин… – Ул күз кырые белән миңа хәйләкәр генә карап алды. – Бер эштә сак булырга туры киләчәк.

      – Нинди эштә?

      – Сезне бик сихерләргә ярамас, дим. Зарарлы ич ул, сихерләү!

      Мин аның нәрсәгә ишарә ясавын аңладым.

      – Юк, курыкмагыз, зинһар! – дидем мин, сөенеп. – Рәхәтләнеп көлегез! Чын-чын. Музыка да сихерли ич, ләкин аңардан кешегә ни зарар?

      – Шулай да күп ярамый, әни «мәэмәй» итәр, – диде ул, сөйкемле генә назлангандай итеп, һәм урыныннан торды. – Киттек инде булмаса!

      Парктан чыгышлый, без «Мавритан беседкасы» аша үттек. Бу искиткеч матур архитектура үрнәге иде. Ул җирнең сөзәкләнеп төшкән бер җиренә ак мәрмәр колонналардан салынган берничә түгәрәк беседкадан гыйбарәт. Шундый ук мәрмәр колонналардан гына торган сөзәк коридор борылып беседкадан беседкага төшә. Ә тышкы яклап бөтен әйләнәсендә ерак илләрдән килгән гаҗәеп төрле агачлар һәм чәчәккә баткан куаклар үсеп утыра…

      Беседкага килеп кергәч, үзеңне икенче бер дөньяга күчкәндәй хис итәсең. Борын заман, чит җирләр, чит халыклар хыялдан уза. Бер мәлгә үзеңне гарәп шаһларының гөлбостанында күргәндәй буласың… Кешенең кодрәте нинди зур! Таш өя һәм шуның белән хыялыңа канатлар бирә.

      Без, Зөһрә ханым белән, беседкаларның һәр ташына, һәр бизәгенә сокланып карый-карый, акрын гына икенче башына килеп чыктык. Чыккан җиребездә ике яклап таш күтәртмәләр өстендә ике мәһабәт бронза арыслан ятып тора… Әйе, биредә аларның булмавы мөмкинме соң!

      Бөтен күргәннәр өстенә бу беседкаларны да күрү кәефкә бик ошады. Эчке дөньябыз тагы да беркадәр матурлана, байый төшкән кебек булды. Кәеф дигәннән, Зөһрә ханым минем белән бергә килергә риза булгач, күңелемне аеруча бер рух күтәренкелеге биләп алган иде. Гүя менә гел шатланып, көлеп кенә йөрер төсле идем. Ләкин андый җиңел кәеф миңа килмәде. Ниндидер бер татлы моңсулыкка төренгән басынкы уйчанлык иде миндә… Ләкин шул ук вакытта искиткеч рәхәт тә иде миңа, гомерендә беренче кат сөенеч тапкан үксез бала бәхетен татый идем