Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

Зөһрә ханымның үзенә белдермәскә булдым. Димәк, хисләремне яшерер өчен, мин, әкәм-төкәм шикелле, бер дә кабырчыктан чыкмаска тиеш идем. Авыр вазифа.

      Ләкин күпмегә чаклы яшеренергә мөмкин? Гомумән, яшеренеп буламы? Хатын-кыз кебек сизгер җан көн дә диярлек очрашып торган ирнең йөрәгендә ниләр кайнаганын үзе үк сизмиме?

      Беркөнне без аның белән, диңгездән кайтып килешли, «җәяүлеләр сукмагында» очраштык. «Җәяүлеләр сукмагы» –диңгез яры буйлап берничә километрга сузылып киткән тар гына юл. Ул куе агачлыклар арасыннан, тау битенә бер күтәрелеп, бер төшеп, чокырлар аша салынган тар күперләрдән узып, бормаланып бара. Юл бик матур, аның гаҗәеп аулак, тын урыннары бар. Анда утырып ял итәргә әледән-әле ак рәшәткәләрдән ипле эскәмияләр, юл буена махсус куелган һәм уртасыннан салкын су бәреп торган таш тәлинкәләр, төрле киек-җәнлекләрнең статуялары очрый…

      Без шушы сукмак буйлап бераз баргач, ботакларын әллә кайларга җәеп җибәргән бер карт чинар төбендә эскәмиягә ял итәргә утырдык… Тирә-як тып-тын, шылт иткән тавыш юк, тик түбәннән диңгез дулкыннарының ярга ялкау гына килеп кагылулары ишетелә. Сукмак буенда бер җан иясе күренми… Биредә агачлар шундый биек, шундый юаннар – юл буен тоташ караңгылап, аз гына шомлы кыргый бер төс биреп торалар. Эсседән соң тымызык, дымсу күләгәдә утыруы бик рәхәт!

      Минем кәеф әллә ничек кенә: диңгездә берничә тапкыр коенганга күрә, бөтен тәнемдә тазалык, рәхәт җиңеллек тоям, шул ук вакытта күңелем нидер юксынып, үзеннән-үзе нечкәреп тора: җыр телим, шигырь телим…

      Ә ул? Ә ул бик тыныч, гамьсез күренә… Бернәрсә турында да уйламый кебек, җитди сүзгә теләге юк кебек, тик шунда сыңар аягын селкеп утыра. Минемчә, ул бу минутта рәхәтләнә, үзенең матур булуын белеп, янында бер «мәҗнүн» утыруын сизеп, тормышның бай, тулы икәнлеген, аңа ни теләсә шуны бирергә әзер торуын күреп рәхәтләнә!

      Бераз юкны-барны сөйләшеп утыргач, кинәт минем күңелемә якты бер уй килде.

      – Зөһрә ханым, – дидем мин, – җырлагыз әле бер… Чын-чын. Сез матур җырлый торгансыздыр.

      Ул назлы гына итеп сыңар кашын сикертеп алды, башын аз гына кырын салды.

      – Мин җырлый белмим бит…

      – Ышанмыйм, сез җырларга тиешсез!

      Ул уйчан гына елмайды, бертын дәшмичә торды, аннан икеләнебрәк кабатлады:

      – Белмим шул… Бер дә җырлаганым юк.

      Мин тагы ныграк үтенеп сорый башладым:

      – Ягез инде, Зөһрә ханым, үзегезне сынау өчен генә булса да бер җырлап карагыз… Мин ышанам… Минем бик ишетәсем килә… Ләкин сез мине юк дип белегез…

      Һәм ул җырлады. Ихлас күңелдән үтенү тәэсир иттеме, әллә үзенең җырга сусаган чагы булгандырмы, әмма ул бик акрын гына итеп «Айлы кич»не җырлады.

      Көлгән чакта искиткеч музыкаль яңгырашы белән сихерләгән тавышы аның җырлаганда ул кадәр үк бай түгел иде шикелле… Бәлкем, бик акрын җырлаганга шулай тоелгандыр. Ләкин аның җырлавы минем өчен барыбер йөрәккә төшәрлек дәрәҗәдә нәфис, йомшак, матур иде. Мин тәмам онытылып тыңладым. Бигрәк