Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

Нәҗипкә ачу килү дә бар иде, шул ук вакытта мактаулы егеткә, әнием әйтмешли, «лаек булуым» өчен кинәнүме, сөенүме кебек нәрсә дә бар иде. Хәтта, беләсезме, ул миңа ничектер якыная төшкән кебек тә булды. Үзем дә соң аны телим түгелме, дип уйладым мин ихтыярсыздан… Әмма боларның барысыннан да бигрәк минем җанымны әнием үзе, аның әйткән сүзләре авырттырып тора иде. Бик ачык хис иттем мин аның ана йөрәген. Нигә кыздым, нигә кычкырдым мин тиле!.. Бәхилләтер өчен генә булса да, кире чыгып, алдына тезләнеп: «Әнием бәгырем, кичер, барысына да, барысына да мин риза!» – дип әйтәсем килде.

      Күрәсең, нервыларым артык нык какшагандыр инде, түзмәдем, караватыма йөзтүбән капланып, кайнар яшьләремә ирек бирдем. Бу минем җиткән кыз булып беренче елавым иде, тик, кызганычка каршы, соңгысы булмады.

      Шул кичтән минем кыз тормышымда яңа бер чор башланды. Кайгысыз, ваемсыз көннәр бетте, кинәт кенә берничә яшькә олыгайган кебек булдым, урынлы-урынсыз шаяру-көлүдән тыела башладым, хыялый кешедәй, әледән-әле онытылып, тирән уйларга бирелеп китә торган булдым. Ә уйлар күп иде, бик күп иде, хәтта моңарчы уйлап өйрәнмәгән башым авыртырга тотына иде… Күңелем һич тыныч түгел, юктан да борчылып, куркып тора, әйтерсең менә бүлмәмә кемдер кергән дә яшеренеп кенә мине күзәтә, ә мин вакыт-вакыт шуны сизеп, кинәт сискәнеп китә идем.

      Инде соңыннан ниләр булганын сөйләргә керешкәнче, шуны әйтим әле: әнием минем белән Нәҗипнең үтенүе буенча сөйләшкән икән – ахырдан шул билгеле булды. Нәҗип үтенечен әнисе аша җиткергән. Ни өчен дисәгез, үзе сөйләшер алдыннан, дипломатлар теле белән әйткәнчә, почва зондировать итеп куярга теләгән. Йә, акыллы егет түгел диегез сез аны!

      Зөһрә ханым сүзеннән туктады, кечкенә кул сәгатенә карап алды.

      – Һай, сәгать ун булган! – диде ул һәм ашыгып урыныннан торды. – Әйдәгез, югыйсә санаторийга кертмәсләр үзебезне…

      Зөһрә ханымның болай куркып капыл кузгалуы ничектер бер мәлгә кыз чагын хәтерләтеп җибәргән кебек булды миңа.

      – Дәвамы кайчан булыр соң? – дидем мин, аның артыннан иярә-иярә.

      – Дәвамы иртәгә, – диде ул җитез генә.

      Без таудан төштек, паркка килеп кердек. Аллеяның ике ягына тезелгән гаять төз, озын кипарислар бастырып куйган кара шәмнәр шикелле торалар. Ә «шәмнәрнең» очында искиткеч чиста зәңгәр күк… Җылы якның бик күп нәрсәсе онытылса да, шушы кара кипарисы белән зәңгәр күге беркайчан да онытылмас кебек… Аллея эче шактый караңгы, күп нәрсәне ачык шәйләп булмый, тик ниндидер яшькелт-якты бөҗәкләр генә, төшеп калган йөзек кашларыдай, юл читендә елтырап күренәләр. Караңгы булганлыктан, мин Зөһрә ханымның терсәгеннән сак кына тотып бара башладым.

      Якты мәйданчыкка килеп чыктык. Эскәмияләрдә халык күп иде әле, безнең шикелле йөрүчеләр төрле яктан һаман кайта торалар… Зөһрә ханым, биредә тукталып тормыйча, минем белән саубуллашты да бүлмәсенә кереп китте.

      Аңардан соң арлы-бирле йөренеп карадым, бераз гына утырып та торган булдым, ләкин ялгызым кызык тапмагач, мин дә кереп ятарга булдым.

      …Әлбәттә,