Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

ул шулай буладыр инде… Ә минем кызлык абруем өчен аның үз авызыннан чыккан тәкъдиме бөтен нәрсәдән әһәмиятлерәк иде. Әгәр ул әти-әниләремә үзенең теләген белдереп тә миңа һаман әйтмичә йөрсә, мин кырт кисеп аңардан баш тартырга әзер идем кебек… Гүя менә аңа бер срок бирелгән, әгәр ул шул срокны үткәрсә, бар да бетәчәк!

      Шул ук вакытта мин аның белән сөйләшүдән эчемнән генә куркып та тора идем. Хисләрем минем аңа карата ачык түгел, җавабым минем әзер түгел – нәрсә диярмен мин аңа? Ләкин, кабатлап әйтәм, ни генә булмасын, мин аның килүен көтәм, сүз башлавын көтәм… Шундый инде минем хәлем!

      Егет үзе сиздеме минем бу хәлемне, әллә аңа тизрәк җиткерүче булдымы, белмим, ләкин ул үзен озак көттермәде. Беренче якшәмбедә үк кичкырынрак бу безгә, ничектер көн дә була торган кеше сыман, кисәк кенә килде дә керде. Мин үз бүлмәмдә идем, ишектән кереп, безнекеләр белән исәнләшүенә, тавышыннан танып алдым. Шундук әллә ничек коелдым да төштем, йөрәгем, куркытылган кош кебек, дөп-дөп тибә башлады… Өйдә булуымны сиздермәскә теләгәндәй, баскан урынымда тындым да калдым. Бәхетсезлеккә каршы, бүлмәнең ишеге ачык иде, хәзер менә түргәрәк узды исә, ул мине күреп алырга тиеш иде.

      Әти белән әнием аны бик ачык йөз белән каршы алдылар. Бигрәк тә әнием ике кулын җәеп каршылады. Пальтосын да үзе алып элмәде микән әле…

      Нәҗип, чишенгәч, түргә узып утырды, ләкин минем бүлмәмә карамады. Алар үзара сөйләшә башладылар, ә мин баскан җиремдә һаман катып тора бирдем. Чыгып исәнләшергәме, юкмы – тәмам аптырауга төштем. Йә, юләр түгел диегез инде мине! Безнең өйгә беренче генә килүе түгел бит аның, бала чагымнан ук беләм бит мин аны, ә менә… югалдым да калдым. Ярый инде, әниемә рәхмәт, ул, минем хәлемне белгәндәй, залдан кычкырып дәште:

      – Кызым, Нәҗип килде!

      Мин:

      – Ә, шулаймыни? – дигән булдым, кемдер төртеп җибәргәндәй кызу-кызу гына атлап залга чыктым. Нәҗип урыныннан торды, без күрештек. Ул кире утырды, ә мин бүлмә уртасында тагын нишләргә белмичә аптырап калдым. Битләремә әйтерсең ут капты, пешереп янарга тотындылар.

      Әни кеше бик сизгер була бит, шунда ук ул миңа эш кушты: «Кызым, чәй әзерлә!»

      Ләкин Нәҗип сәгатенә карап алды да:

      – Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез, – диде. – Мин Зөһрәне кинога чакырырга дип кенә кергән идем… Әгәр мөмкин булса…

      Ул сүзен әйтеп бетермәде, мин дә чыга башлаган җиремнән туктарга мәҗбүр булдым. Әтием җәһәт кенә: «Эчәрбез әле, эчәрбез», – диде, ә үзе бик мәгънәле итеп миңа карап алды. Баш тартырга һич ярамаганлыгын мин шунда ук аңлап алдым, ләкин нәрсә дип әйтергә – бу кадәресен уйлап табарлык түгел идем. Тагын әнием ярдәмгә килде:

      – Кызым, вакытың бармы синең?

      – Бар, – дидем мин, оялып, икеләнеп кенә.

      Әтием яңадан Нәҗип белән нидер сөйләшергә кереште, ә мин, инде нишлим дигән бала төсле, әниемә карадым. Әнием гаҗәп тыныч, гади генә итеп миңа:

      – Бар, алайса, киен! – диде.

      Мин бүлмәмә кереп киттем. Ишекне ябып куйдым да кечкенә өстәлем янына барып утырдым… Бөтен нәрсәдән –безнекеләрнең