Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

Миңлегали сугышка чыгып киткәндә, ул баш өянәге килеп авырып ята иде. Улын төн йокламыйча әзерләде, иртәнге чәйдән соң, баш чатнавына чыдый алмыйча, ян сәкегә менеп ауды. Иптәшләрен белешергә дип чыгып киткән Миңлегали бераздан кызмача кайтып керде. Бичара бала! Аның үз гомерендә кызмача көе әнисенә күренгәне юк иде… Ана белән ул икәүләп елый- елый капчык тутырдылар, улы әнисен урынына яткырды да ике кулын биреп күреште һәм читкә карап кына:

      – Әни… күрешә алмасак ни… яме… бәхил булышыйк… – дип, нәрсәдер бутады, капчыгын җитез генә күтәреп, кулъяулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә чыгып китте. Капка төбендә шөлдерле атлар ярсып тыпырдаша, аргы як егете Миңлегалинең кызыл чәчәкле сатин белән эшләнгән тальянын өзелердәй итеп тарта, бер эт җиргә чүгә-чүгә күккә карап елый иде. Тимер ходлы арба менә шул күпергә килеп кергәч, Миңлегали дилбегәне үз кулына алып атларны кисәк кенә туктатты да кепкасын салып арбага ыргытты һәм туры тау башына, әнисе янына йортка таба йөгерде. Килеп керүгә, әнисе яткан сәке янына тезләнде һәм, карт ананы күкрәгенә кысып, күз яшенә тыгыла-тыгыла җырлады:

      Без китәрбез, ахырылай,

      Чуен юллар аркылы шул,

      Чуен юллар аркылы.

      Өстемдәге ак күлмәгем

      Кәфен булыр, ахыры.

      Шулай җырлады да йөгереп үк чыгып китте, өйдә коточкыч шомлы тынлык урнашты, тик мәче генә ишек яңагына үрелә-үрелә тырмаша иде. Яңгыр булыр, ахрысы, яңгыр. И бала, бала… Арбада утырган иптәш егете алты айдан соң аның кулларын, аякларын җыеп күмәчәген ул чакта кем уйлаган… Юньле бала иде Миңлегали. Үләренә бер атна кала гына командирларыннан Фәхерниса карчыкның үз исеменә хат килгән иде.

      – Әби, – дигән иде командир, – бик батыр ул үстергәнсең, командование сиңа кат-кат рәхмәт укый, андый егетләр белән бу сугышта без, һичшиксез, юлбасарларны дөмектерәбез.

      Ул көнне Фәхерниса карчык мичкә мул якты, кәрзин сандык төбеннән күптән салып куйган меңенче чәйнең почмагын китеп алды да лепердәп кенә самавыр кайнагач, күрше-күләнне чәйгә дәште. Күңелле иде ул көн! Әй, гөнаһ шомлыгы, Гитлер, муеның чыксачы, актык минутларыңда авызыңа су тидерүчедән мәхрүм булсаңчы! Ярабби, дөньядан имансыз үтсәңче! Шулвакыт әче таң җиле исеп китә, еракта карның таң кызыллыгы белән тоташкан җирендә ниндидер шөбһәле тавыш ишетелеп куя:

      – Та-та-та, та-та-та, – дип көйли. Ул тавыш әллә ничек шунда, сугыш кырыннан килгәндәй тоела, бәлки, чыннан да, тын куыра торган җил ул тавышларны монда сугыш кырыннан ук алып киләдер.

      – Та-та-та, так-так-так…

      Бәлки, ул сугыш тавышы да түгелдер, күрше колхозның төнге сменадагы молотилкасы тавышыдыр, ләкин нигәдер ул тавыш бик шомлы, бик куркыныч булып ишетелә… Шул тавыш колакка килеп кергән саен, кар өстенә бер кеше егыладыр, кар өстенә кып-кызыл булып кан саркыйдыр кебек тоела…

      Тишек чиләгенең суы агып беткәч, җиңеләйгән кое сиртмәсе авыр шыгырдап икенче якка авыша, коры агач тавышы салкын төн тынлыгын кистереп-кистереп еракка яңгырый:

      – Шулайдыр,