Название | Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03754-3 |
– Аңлашылды, – диде өлкә секретаре. – Аңлашылды. Иптәш Хәйруллин! Без сезне өч ел өйрәттек – бер файдасы да тимәгән, күрәсең. Йә, сез нәрсә дип анда патшачык булдыгыз? Сез нәрсә, Людовик шикелле, «Государство – это я» димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул поступокка кадәр җиткерү – бу нәрсә? Кадрлар белән эш итә белүме? Бу – тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын онытмагыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ беренче секретарьныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез…
Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты.
– Слушай, – диде ул, – слушай, Вәлетдинов. Син ир кеше, мин ир кеше, давай баба булмыйк. Онытыйк без моны. Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә, поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар…
Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә «Дуңгыз – ит фабрикасы» яки «Ворошиловча төз ату – оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде.
Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты. Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Шулвакыт Тимерханның башына бер хәтәр план килде. Менюны карап чыкты да ул шунда булган бөтен нәрсәгә заказ бирде.
Официант гаҗәпләнмәде. Фронттан кайткан гимнастёркалы егетләр арасында мондый заказчиклар очрый иде. Ул ашыга-ашыга язды.
– Так. Бер литр коньягың – ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың – йөз егермешәр тәңкәдән – ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң…
…Кыздылар. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз булмады. Хәйруллин сугыш вакытында курортка бару мәсьәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Ул күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек» дип, үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар дип, Тимерханның йөрәгенә тоз салды.
Тимерхан сәгатенә карады. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар иде. Ул урыныннан торды.
– Ну, ярый, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – гаеп итештән булмасын. Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчёт мәсьәләсен онытмагыз, – дип, җил-җил чыгып китте.
…Ахырдан, Ташлытауга кайткач, тар бер мәҗлестә Хәйруллинны хурлыгыннан үкереп-үкереп елаган дип сөйләделәр. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул, тишекле бер тиен кебек, Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек