Название | Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 |
---|---|
Автор произведения | Мухаммет Магдеев |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2019 |
isbn | 978-5-298-03754-3 |
– Сугыш хикмәте инде бу, ярман җиреннән әллә ниткән яллы бүреләр килгән, безнең бу тирәдә туп шартламагач, аларга тыныч инде, фәлән инде, төгән инде… – дип, бу хәбәрне ул көннәрдә авыл буенча Хәбирә карчык таратып йөрде. Имеш, узган атнада таң белән базарга баручылар елга буенда әллә нинди зур бозау кадәр өч бүре күргәннәр, үзләре яллы, үзләре аксыл-соры, ди…
Бу хәбәр җитә калды. Тагын әллә кемнәр андый бүреләрне урман аланында чүннек янында да, имәнлек кырында да күргәннәр. Язгы ябагасы коелып бетмәгән ач бүренең эшләгән бу җинаяте бик күп имеш-мимешләрне өстерәде, җепшек көндә әвәләгән кар шикелле, әйләндергән саен үсте дә үсте. Ул ел әллә нинди тынгысыз, шомлы булды. Бер куркыныч хәбәрне икенчесе бастырып кына барды.
Ул елгы кадәр зәһәр салкын кыш булганы юктыр. Иртә көн тудымы, карчык-коры хәл белешергә керешәләр.
– Сугыштагы бәндәләрне кыру өчен инде бу суыклар, йа Хода! – дип авыр сулыйлар. Шуннан китә хәбәрләр… германнар, имеш, Мәскәүдә икән инде. Аларны яклап төрек патшасы сугышасы, ди. Алдагы рамазан гаетенә Казан каласында чәй эчмәсәм, иманым кяфер булсын дип әйткән, ди анысы. Мин, сугышсам, дин өчен сугышам, дип әйтә, ди. Сугыш башларга түбәтәем селкенеп кенә тора дип әйтә, ди. Хәбәр артыннан хәбәр – берсе икенчесеннән куркынычрак. Калада төнлә кисәк кенә трибүгә ясыйлар, әллә ниткән утлы көлтәләр һавада йөриләр, ди. Калада картларны да сугышка җибәрәләр, ди. Тагын әллә ниләр, әллә нәрсәләр бар, ди. Аргы як Хәлиулланың да хаты килгән, ди. Кайда сугышканыбызны әйтергә ярамый, хатны пүләвәй почтага гына язасы, дигән. Ходаем, бөтен дөньясын пүле баскандыр инде. Мичкә киптерергә куелган кура җиләге ничек кимеп чыкса, сугыштан без дә шулай чыгабыз дип әйткән, ди.
Төннәрен урам тын була, утлар сүндерелә. Соңгы төннәрдә Фәхерниса карчыкның гына тонык ут яктысы күренә. Кышның шул зәһәр көннәрендә аның карап торган бер улы Миңлегалинең үлгән хәбәре килде. Күрше авыл егете: «Миңлегалине үз кулым белән җирләдем, немец минасына шартлап харап булды, әнисенә әйтегез», – дип язган иде. Ләкин ул хат килгән көнне Фәхерниса карчыкка биш-алты юллык кына кара пичәтле кәгазь килеп төште. Атларга кичке башак биреп кайтканда – ул Миңлегали урынына ат караучы булып калган иде – хат ташучы аңа шул кәгазьне тоттырып чыгып китте. Язу танымаса да, ана йөрәге аның нәрсә турында