Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

дә әле ярыйсы гына, абый. Әмма ашау белән генә булмый икән әле. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. Менә син атны гел ашатып тор, түлке кабырга арасына башак таягы белән төрткәләп җанын кыйнап тор. Тазарамы ул ат? Кәнишне, юк. Стало быйт, минем дә хәл шул чамадарак. Кеше сүзен ишетмиммени мин?

      Шәйхи карт «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, тамагын кырып каланчага таба китеп барды.

      Беркөн кичке аштан соң, һәр көнге аһ-зарлар чыгып, «оятсыз», «әрәмтамак» кебек сүзләр барысы да әйтелеп беткәч, Шәяхмәт бугазына әллә ниткән генә бер төеннең утырганын сизде. Сүз әйтим дисә – тавышын калтырата, тын алыйм дисә – тамак төбен буа иде ул төен.

      – Менә, билләһи, картаймыш көнебездә адәм рисвае итте бит, урамга чыгарлыгыбыз калмады, нәселебез черде, – дип өзгәләнеп урыныннан торды да ишек янындагы чөйгә элгән кызыл башлы сөлгегә туры барып битен каплады. Ак күлмәк астында җилкә сөякләре беленеп торган чандыр гәүдәсе калтырана, дерелди иде картның.

      Әйтерсең лә аның дерелдәвеннән бөтен өй селкенә, төнге давыл белән койма-капкалар шыгырдап куя, гүя алар да картны кызганалар:

      – Аһ, яман, сөйләп бетергесез яман сезнең хәлегез, – дияләр кебек. Нәкъ шул вакытта чыпчык эзләп менгән мәчене куркытып, чорманың әллә кай җиреннән йөрәк өзгеч икенче бер тавыш ишетелде. Ул тавыш үзе әллә каян, җиде кат җир астыннан чыккан төсле тонык, кызганыч иде. Бу – ун көн буена качып, чорма тәрәзәсеннән төшкән җәйге кояшның саргылт нурында саргайган, хәлсезләнгән, сакал-мыек баскан, тәмам өметсезлеккә бирелгән Нургали тавышы иде. Ниндидер серле җеп аның йөрәген әтисенең йөрәге белән бергә бәйләде, кемдер шул җепне бер үк вакытта тартты, бер үк вакытта икесенең дә күңелләрен кузгатты. Менә ул ирек: ул беркемгә дә кирәк түгел, кайтканнан бирле аңа әнисенең «улым» дип дәшеп караганы юк, аны иртән йокысыннан да уятмыйлар. Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген тәмам аңлады, һәм күз яшьләре үзеннән-үзе коелдылар, аның саен Нургалигә куркынычрак була башлады…

      …Нургали хыялы белән рәхәт, дәрәҗәле көннәрен күз алдына китерде. Менә ул авыл клубында кино куя. Аппарат телсез – Нургали яңгыравыклы тавышы белән үзе аңлатып бара. Халык «томанный»га әле ияләнеп бетмәгән, аңлатмыйча булмый. Әле фильмда берәр сугыш картинасы күренсә, барысы да «Безнекеләрме?» дип борылып сорыйлар. Малайлар магнето әйләндерәләр – бер пәрдәне әйләндерергә бер малай кирәк – аларны билетсыз кертәсе. Качмасыннар өчен бүрекләрен җыеп аласы. Ә алар мышкылдый-мышкылдый әйләндерәләр. Аппарат чытырдый, тузанлы клубта электр яктысы көлтә булып түргә уза, малай-шалай бармаклары белән экранга сурәт төшерә. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. Җае килгәндә мутраклары Нургалигә карап күзләрен елтыратып алалар, ә ул сихерче – кеше аңламастай аппаратны үз кулында уйната… Ах, ул кичләр… Нигә генә башланды соң бу сугыш? Кем уйлаган шундый егет чормада качып ятар дип?

      Авыл