Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

– дип, башта кырыс кына сөйләшә. Әвенне бер кат әйләнеп чыга, мич алларын тикшерә. Мич каршына утырып, гадәт буенча сугыш хәлләре турында сүз куерта башлыйлар.

      Шәйхи карт сугыш башланганнан бирле Германия турында гына сөйли.

      – Ярманда түлке машина күп инде анда, – ди. – Батырлыкка безнең солдатка чыкмый инде чыгуын, әмма ләкин тегеләр машина күп булу белән алдыралар. Аларның бит тегендә-монда барганда карты-карчыгы да бисәпилкегә генә утырып чаба.

      Мичтә ак чыршы утыны шартлап яна, ике туган берсен берсе бүлдермичә генә сугышка кадәрге тормышны, мул ризыкны, рәхәт көнне, тыныч төнне искә алалар. Шәйхи карт матур сөйли. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. Сүзгә керешсә, шуны телгә алмый калмый.

      – Һәй Алла, эштән кайтышыңа һәйбәт такта чәй пешеп, табада арпа коймагы чыжлап утырсын иде, – ди. Әйтүен дә ул аны үзенчә, «арпы» коймагы дигән төслерәк итеп әйтә. – Менә бу тормыш нәрсә инде? Ашарга утырсаң, мин сиңайтим, алдыңда кычыткан ашы. Ә бүтән нәрсә юк. Иллә мәгәр күзе чыккыры Гитлерны әйтәм, җимерде тормышны, дәргяһтан сөрелгән. Сугыш беткәч, менә әйткән иде диярсең, иртәнге чәйне кайнар арпа коймагыннан башка эчмәм.

      Ут янында утырып Шәйхи картның буыннары йомшый. Җитмешне узган картка каланча башына менеп сәгать сугуы көч җитмәслек эш булып тоела.

      – Бар, улым, вакыт җиткән булса, берәрне бәреп төш әле, – дип, ул аны җае килгәндә янындагы малай-шалайга куша. Төннәрен ул зирәк була, әмма иртәнге якта аны йончыта, вата башлый. Кайчакларда аны сәгать исәбен дә буташтыргалый дип сөйлиләр. Имеш, унбер, унике тирәсенә китсә, астагы кешеләргә санап торырга әйтеп менеп китә икән. Шулай берчак, җитте дип кычкырырга онытканнар да, ул берне артык суккан.

      – Җитте, артык булды, – дип кычкырулары булган, Шәйхи карт, чигереп алам дип, тагын берне суккан. Барлыгы әллә ундүрт, әллә унбиш булган. Ләкин коры, җилле көннәрдә каланча башыннан аны чакырып та төшерә алмыйсың. Әле бер якка, әле икенче якка борылгалап, ул акрын гына көйләп утыра:

      Атландым атның биленә,

      Киттем Ярман җиренә.

      Ярман җире яшел үлән –

      Әллә кайтам, әллә үләм.

      Янгын сараендагы атларның фураж аз булу аркасында бик ябыкканнарын ул әрнеп сөйли. Солыны – җиз кадак, онны – тузан, бәрәңгене йомры дип атый.

      – Җиз кадак белән тузан кермәсә, ат ат булмый инде ул, йомры ат ризыгы түгел, – ди.

      Таң алдыннан мич янып бетә, Шәяхмәт кисәү төяргә түбән төшеп китә. Шәйхи карт сәгать сугарга каланчага таба атлый. Карт-коры бүген аеруча борчулы: яше җиткән иң таза егетләр иртән торуга сугышка китәргә тиешләр. Моның кадәр игеннәрне кемнәр җыяр? Кемнәр эш итәр?

      …Приёмда каралып кайткан егетләр авылда нибары ике көн ял иттеләр. Хәл кадәренчә кунакка йөрештеләр, кибеттән һәрберсенә исемлек белән берәр чирек аракы сатып бирелде. Яңа гына мыек тибә башлаган яшь чырайлы бу малайларның бүген-иртәгә ут эченә барып керәчәгенә ышану бик кыен иде. Хәер, алар үзләре дә егет булып әллә ни кыланып йөри алмадылар, бар ятканнары ат абзарлары