Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

бик дулкынланып, – мөмкинме соң, ярыймы соң!

      Ул түшләре күтәрелгәнче тирән итеп бер сулады да, тынычланган шикелле булып, яңадан бүленгән хикәясенә кайтты:

      – Нәрсә сөйли идем әле?.. Ә, әйе… Өстемә киендем, чыгып китәргә җыена башладык… Әтием Нәҗипкә: «Кинодан соң рәхим итегез!» – диде. Миңа да: «Кызым, кунакны чәйгә алып керерсең!» – диде. Мин дәшмәдем, бу хәтле яхшатлануына аз гына ачуым да килеп куйды.

      Урамга чыккач, беркадәр сөйләшмичә бардык, аннан ул, «рөхсәтме» дип, мине култыгымнан алды. Кышкы кич йомшак, тын иде, якты төшкән җирләрдә салкын кар тыныч кына җемелди иде.

      Без шәһәр уртасына таба киттек. Кая барабыз – белмим, һәрхәлдә, кинога түгелдер инде, дип уйлыйм. Ә ул шулай да мине шәһәрнең иң яхшы киносына алып барды. Үзенчә сылтау гына булып калмасын дигәндер инде… Һәм, көндәгечә, бу кинода билетлар бөтен сеансларга да сатылып беткән иде.

      Шуннан без үзәктән читкәрәк, аулак урамнарга кереп киттек.

      Башта сүз бер дә көйләнә алмады. Мин бит аның нәрсә турында сүз ачарга тиешлеген белеп торам, шуңа күрә, үзем бер сүз әйтергә кыймыйча, бары көтәм… Ә ул минем шулай көтүемне сизеп, кай очтан, ничегрәк башлап китәргә белмичә азаплана иде, ахрысы… Мондый нечкә эштә алдан белеп тору егетнең дә, кызның да хәлен бер дә җиңеләйтми икән.

      Кыскасы, бераз ык-мык килүдән, анысы-монысы турында сүз кузгаткалап алудан соң, Нәҗип акрынлап үзенең эше хакында сөйли башлады… Шуны әйтим: ул бик күп русча кыстырып сөйли иде, кайчак бөтенләй русчага күчеп китә, белмим инде аның сүзләрен сезгә ничек җиткерермен… Әйе, менә шул, үзенең заводын мактады, эшенең бик интересный булуын әйтте. Перспектива бик яхшы, диде. Көн-төн эшлим, һич буш вакытым калмый, ләкин зарланмыйм, эшемне бик яратам, диде.

      Шулай эше турында шактый мавыгып, ләкин ашыкмыйча гына сөйләгәннән соң, ул, ничектер, бер җайдан шома гына үзенең «личный» тормышына күчте. Ул инде сукмагын тапкандай эшлекле кыяфәт белән үз-үзенә бик ышанып сөйли иде. Артык җәелеп тормыйча, ялгызлыктан «скучать» итүен әйтте, бар да бар, тик тормыш дустым (үзенчә әйткәндә, «подруга жизни») юк, диде. Бәләкәй генә фәлсәфә дә сатып алды: ягъни безнең бу напряжённый (татарчасы «киеренке» буламы әле?), кызу заманда тормыштан артта калмас өчен, үзеңнең личный тормышыңны да акыл белән рациональный иттереп оештыра белергә кирәк, диде. Бик җитди итеп, бу юләр кызыйның башына нык кына кереп утырсын дигән төсле итеп әйтте ул моны…

      Сүз башланып киткәч тә, безнең арада ул дәү, мин кечкенә, ул белә, мин белмим дигән төслерәк бер аерма туды. Ахрысы, шунлыктан минем һаман сүзсез генә тыңлавым аны бер дә борчымый иде кебек… Менә сөйли торгач, ул шундый ук эшлекле тон белән үзенең өйләнергә теләвен әйтте. Миңа бераз гына эссе булып китте, башымны түбәнрәк идем һәм тагын дәшмичә калдым. Шуннан соң гына ул минем тып-тын баруыма игътибар итте. Бу хәл егетемне тугара төште, ахрысы, сүзеннән аз гына туктап торырга мәҗбүр булды. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды: берни булмагандай, һаман элеккечә эрелеген һәм тынычлыгын саклап, тик аз гына тотлыгып, миңа