Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

уйлап тормыйча, үзеннән-үзе килеп чыккан гаҗәеп бер дөреслек белән әйттем дә бирдем:

      – Әни, бәгырем, Нәҗипне ярата алуыма ышанмыйм мин…

      Әнием, бичара, берьюлы тынып калды. Ябык иңбашларын бөкрәйтеп, озак кына бер ноктага текәлеп торды, аннары күтәрелеп, тирән моңсу-уйчан күзләре белән миңа туры карап, акрын гына сорады:

      – Чынлап әйтәсеңме, кызым?

      – Әйе, – дидем мин, башымны иеп.

      – Ни өчен ышанмыйсың?

      – Белмим, әнием…

      – Юк, шулай да ни өчен?.. Миңа гына әйтергә ярыйдыр бит инде.

      Мин җавап бирә алмадым. Әллә ничек менә тагын бер генә сүз әйтү дә минем өчен бу минутта зур таш күтәрүдән дә авыррак иде. Әйтәсем килмәүдән дә түгел, ә юк, сүзем юк, уйларым каядыр юкка чыктылар да куйдылар, әйтерсең фаш булудан куркып качтылар… Күзләрен миннән алмыйча көтеп торган әнием сиздеме шушы хәлемне – яңадан кайтарып сорамады. Тик авыр гына көрсенеп куйды да үпкәсез-нисез тыныч кына итеп әйтте:

      – Болай булгач, кызым, ашыкмавың хәерле. Үкенечкә булмасын, уйларга кирәк… Нечкә эш, йөрәк эше, бик нечкә эш… Әйе, көчләп булмый аны, вакыт бирергә кирәк аңа!.. Иншалла, үз җае белән ачылыр ул!.. Ләкин бик үтенәм синнән, кызым, зинһар, яхшылап уйла, һәрьяклап уйла. Сүз бит киләчәк бәхетең турында бара… Безнең фикерне син беләсең инде. Безгә калса, Нәҗип начар егет түгел…

      Мин ихтыярсыздан чыраемны сыттым, әнием сүзен әйтеп бетермичә туктарга мәҗбүр булды.

      Бу сөйләшүдән соң ул гел диярлек күңелсезләнеп йөрде. Дөресен генә әйткәндә, аның хәле минекеннән дә авыррак иде. Миндә бер кайгы, ә аңарда?.. Мине көйләсенме, әтиемне тыңласынмы, Нәҗипне уйласынмы? Аннары ул үзе минем Нәҗипкә чыгуымны тели бит, үзенчә мине бәхетле итәсе килә, ә мин шуны «аңламыйм». Күпме уйлар, күпме шикләр кичермидер ул шуның аркасында…

      Әтием мескен әниемне бик кысрыклый иде шикелле, әледән-әле алар арасында зур, кызу сүз барганлыгын мин сизенә идем.

      Берничә көн узгач, әнием тагын минем белән сүз башлады. Бу юлы ул миңа әтием белән сөйләшүен һәм әтинең мәсьәләгә ничек каравын әйтеп бирде. Дөресрәге, әтием үзе аңа, син ана кеше, кыз балага якынрак торасың, сезгә үзара сөйләшүе ансатрак, менә минем сүзләремне түкми-чәчми Зөһрәгә җиткер, дип кушкан икән.

      Ул болай дигән:

      – Без көчләп бирүчеләр түгел. Зөһрә чыга икән, һичшиксез яратып чыгарга тиеш. Ләкин Зөһрә яратуны аңлыймы, аның нәрсә икәнен беләме? Ул яшь әле, бу мәсьәләдә ялгышуы бик мөмкин… Чын ярату ул бары бер йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда, кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын да, ниһаять, эшен-кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә, әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була ала. Димәк, ярату хисе дә кешенең үз ихтыярында, теләсә –ярата ала, теләмәсә – юк. Зөһрә менә шуны аңларга тиеш. Ул Нәҗипкә култыклап кинога йөртүче тәти егет итеп кенә карамаска, ә үзе белән бергә гомер итәчәк, тормыш корачак дусты, ире, булачак балаларының атасы