Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

дип (мин үзем тарихчы, күптән тарих укытам), ярты чемодан әдәбият төяп килгән идем, шуларга тотынып караганым да юк. Безнең язучылар, мәхәббәткә дучар булган кеше таулар актара, дип язалар язуын, ләкин һәр очракта да алай булып чыкмый, күрәсең! Әгәр шуннан мәхәббәткә каршы мәхәббәт булса, ул чакта эш башка, ул чакта, бәлкем, «таулар актарып» булыр иде.

      Шактый гына вакыт үтте булса кирәк, бакча юлларында санаторийның чуар халкы күренә башлады, көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелде. Ул да булмый, бина алдындагы мәйданчыкта аккордеон тавышы яңгырады. Баянист Миша, көндәлек гадәтенчә, ял итүчеләрне иртәнге физзарядкага чакырып, беренче вальсны уйнап җибәрде.

      Миңа да барырга кирәк иде… Әллә ничек шунда: мәхәббәт һәм физзарядка!.. Эч поша, йөрәк яна, күңелдә меланхолия, башта философия, шайтан алгыры! Ә син шул чакта йөгерергә, сикерергә, бөгелергә, сыгылырга тиешсең… Мәгънәсезлек, валлаһи!

      Ләкин… мәхәббәт тотучылар өчен биредә аерым кагыйдә юк. Бәс, шулай булгач, барырга кирәк.

V

      Хәзер бәхәссез инде: мин Зөһрә ханымга гашыйк булдым, мин яратам аны. Өметсез, берни вәгъдә итмәгән мәхәббәт белән яратам мин аны… Моның өчен һич үкенмим, хакым юк дип, хисемне йолкып ыргытырга тырышмыйм, әйдә, тирән бер ләззәт һәм газап белән татып калыйм, дим. Дөрес, баштарак тыелырга, йөрәгемне тынычландырырга, мәхәббәтне акыл белән җиңәргә чамалап карадым, ләкин аңардан берни дә чыкмады. Ахыр чиктә мин озак, газаплы уйлардан соң бу «законсыз» туган, әмма шуңамыдыр аеруча кадерле булган үксез мәхәббәтемне, көчемнән килгән кадәр, Зөһрә ханымның үзенә сиздермәскә дигән карарга килдем.

      Без һаман шулай үткән-сүткәндә очраша торабыз, ләкин әлеге иртән иртүк очрашып сөйләшүдән соң безнең арада яңадан сүз булганы юк иде әле. Ул чакта миңа бөтенесе ачык, Зөһрә ханым турында белер нәрсә калмады, хәзер инде очрашуның да, сөйләшүнең дә кирәге юк кебек тоелган иде. Ләкин икенче көнне үк мин бик нык ялгышуымны аңладым. Алай җиңел генә кул селтәүдән минем хәлем узган иде инде. Кая ул! Аеруча бер сабырсызлык белән мин аны юксына, сагына башладым. Сәгать саен, минут саен минем аны күрәсем килә иде. Күрәсем, сөйләшәсем, көлгәнен ишетәсем килә иде.

      Якшәмбе көнне иртәнге аштан чыккач, мин аны уйламаганда икенче катның вестибюлендә очраттым. Исәнләштек. Минем бер планым да, ачык кына теләгем дә юк иде, шулай да аны туктатып, кыю гына мондый сорау бирдем:

      – Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз?

      Ул, көтелмәгән сораудан гаҗәпләнгән сыман, миңа карап алды да иңбашын җыерыбрак:

      – Нишләргә уйлыйм? – диде. – Бер дә әйтә алмыйм… Нигә сорыйсыз?

      – Бүген – якшәмбе бит, буш көн, кая да булса барырга уйламыйсызмы, дим?

      – Юк, уйлаганым юк… Ә кая барасың?!

      Мин дусларча ихластан, әмма гади генә итеп:

      – Зөһрә ханым, минем сезгә бер тәкъдимем бар, – дидем. – Әйдәгез, «Дендрарий»га барыйк… Көнозын буш санаторийда вакыт уздыру күңелсез булыр. Бер йөреп кайтырбыз.

      Зөһрә ханым аз гына уйланып торды.

      – Минем