Кырмыска малае Кырмыч белән Чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык буламы? Ак тузганакка кәрзин тагып, күккә күтәрелү мөмкин эшме? Трольләр кешеләрдән урлап җыйган хәзинәләрен кире кайтара аламы? Ф. Сафинның әлеге китабында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин.
Әлеге китапта, һәркемгә таныш булган әкиятләр белән беррәттән, соңгы мәртәбә узган гасырның кырыгынчы-илленче елларында басылган, онытылып барган татар халык әкиятләре дә урын алган. Әсирлеккә эләгеп котылган патша улы маҗараларын, Тимеркендек батырлыкларын, Гөлчәчәкнең Соры бүре кулыннан ничек котылып калуын белергә теләсәгез – рәхәтләнеп укыгыз!
Бу җыентыкта мәктәп сәхнәсендә куяр өчен гыйбрәтле, хикмәтле, шаян драма әсәрләре тупланган. Китап укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә, китап сөючеләр өчен дә кызыклы булыр. Сертотмас үрдәкнең ничек итеп исән калуын, Су анасы белән Шүрәленең мәхәббәт тарихын, практикант кыз Алиянең укучыларга онытылмас сабак бирүе хакында беләсегез килсә, әлеге җыентык сезнең өчен!
Әлеге китапта Татарстанда яшәүче халыкларның йөзек кашы булырдай, буыннан буынга тапшырылып килгән, тарихи хәтерен саклаган, үз милләтенең сыйфатларын чагылдыра торган әкиятләре урын алды. Сказка как сокровищница народной мудрости, передаваясь из поколения в поколение, отражает историческую память и раскрывает национальные особенности каждого народа. В эту книгу вошли лучшие образцы фольклора народов, населяющих Республику Татарстан.
Данное издание вобрало в себя лучшие рассказы и сказки для детей Льва Николаевича Толстого. Особенность книги состоит в том, что в неё включены произведения, переведённые на татарский язык ещё при жизни автора. Әлеге китапта Лев Толстойның тәрбияви, фәлсәфи әкиятләре, хикәяләре белән танышырга мөмкин. Җыентыкның үзенчәлеге шунда: аңа авторның әле үзе исән чагында ук татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә керде.
Татар халкының яраткан бәйрәменең тәртибен хәтерлисезме әле? Балалар Сабантуйны ничек итеп күрә? Чын Сабан туе нинди булырга тиеш? Бу сорауларга җавапларны әлеге китаптан таба аласыз.
Авторның балалар өчен шигырьләре тупланган тәүге китабы. Әсәрләр балаларга хас йомры сүзгә, зирәклеккә, күзәтүчәнлеккә бай. Авторның җор теле, үзенчәлекле шигырьләре беркемне дә битараф калдырмас.
Рафис Могыйнов шигырьләренә җор теллелек, балаларча зирәклек хас. Усал әтәчтән саклану, даруларсыз гына савыгу ысулларын беләсегез килсә, әлеге китап белән таныша аласыз.
Гасырлар арасында адашып калмый сәяхәт итү мөмкин эшме? Әле бүген генә синең белән бергәләп чикләвек җыйган кыз иртәгә әниең яшендәге апага әйләнсә, ни диярсең? Кара урман эченә былбыл оясы эзләп кереп, анда Качкынга юлыксаң нишләргә? Бу сорауларга җавапны шушы китапны укыганда табарсыз. Теләктәшлек, ярдәмчеллек, хөрмәт кебек сыйфатларга сокланырсыз; сагыну, җиңелчә сагыш кебек хисләргә өретелерсез.
«Колакчын Тафи». Әнине тыңламау, гаиләдән, туганнардан йөз чөерүнең нәрсәгә китерүе турындагы әлеге әкият балалар өчен кызыклы да, кызганыч та, тәрбияви булыр. Күренекле әдип Р.Батулланың нәни укучыларыбызга бүләге – матур рәсемнәр белән бизәлгән китап!