Кешеләр дөнья яратылганнан алып аның хакында үз күзаллауларын булдырганнар. Дөньяның барлыкка килүе, тирә-юньдәге ак һәм кара көчләр турында үз тарихларын уйлап чыгарганнар, аларны буыннан-буынга тапшырып барганнар. Бу китаптагы мифлар, легендалар һәм әкиятләр – бик борынгы бабаларыбыз ышануларының нәни генә бер өлеше. Как возникла Вселенная? Как появилась жизнь на Земле? Человек издавна стремился познать мир. До нас дошли многочисленные сказания и мифы различных народов Поволжья о сотворении мира, о природе и её законах, о добре и зле, о смысле и причинах происходящих событий. В эту книгу вошла лишь малая часть мифов, легенд и сказок наших далёких предков.
«Казанский альманах» – сборник, включающий стихи, прозу, очерки, художественные переводы русскоязычных авторов Казани и Татарской республики.
Дошманга каршы сугышырга фронтка китәр өчен, 13 яшьлек малай ни эшләргә тиеш? Куркуын җиңәргә өйрәнергә, моның өчен караңгы урамнарда, зиратларда йөрергә; язын абага чәчәк аткан төндә урманга барып, күренмәс кешегә әйләнергә; кара эчле галим тозагыннан ычкынырга; поездга утырып, фронт сызыгын үтәргә; үзенә яңгыравыклы тәхәллүс алырга һәм… күренмәвеннән файдаланып, дошманның котын алырга тиеш. Китапта болар барысы да тәфсилләп язылган.
Танылган балалар әдибе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Г. Гыйльмановның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре туплап бирелде. Шагыйрьнең һәр шигыре көтелмәгән ачыш яисә гыйбрәтле сабак буларак кабул ителә. Бу әсәрләрдә 6—10 яшьлек геройларның мавыктыргыч вакыйгаларга бай тормышы тасвирлана; аларның үзенчәлекле һәм образлы фикерләү рәвеше өлкәннәрне дә, укучы балаларны да бик тиз үзенә җәлеп итә.
«Зәңгәр күзле курчагым, Әлли-бәлли ит әле, Синең бит йоклар чагың, Тәмләп йоклап кит әле…»
«Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән…»
Романда татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская язмышы XX гасырның киң колачлы тарихи вакыйгалары белән янәшә үрелеп бара. Артистканың бәхете һәм бәхетсезлеге, мәхәббәте, шәхси фаҗигасе болар барысы да укучыны үз дулкынына көйли, әсәр белән бербөтенгә әверелергә ярдәм итә.