Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Йолдызлы төннәр = Звездные ночи

    Султанов Омар

    «Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китапта совет һәм төрки әдәбият классигы, Кыргызстан Республикасының халык шагыйре Омор Солтановның төрле елларда язылган шигырьләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә.

    Звездное поле = Йолдызлы басу

    Мирза Мухаммат

    В книгу известного поэта, лауреата Государственной премии Республики Татарстан имени Г. Тукая Мухаммата Мирзы вошли поэмы, написанные им в разные годы. В этих произведениях автор размышляет о сущности человеческой жизни, нравственных ценностях своего народа. Бу китапта танылган шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзаның төрле елларда язылган поэмалары урын алды. Әлеге әсәрләрдә автор кеше гомеренең бәһасе, тормыш-яшәешнең асылы, халыкның әхлакый кыйммәтләре хакында уйлана.

    Дөнья шигырь яздыра = Жизнь рождает стихи

    Байрамова Гульзада

    Һәр шагыйрьнең үз дөньясы, әлеге дөньяны ул үзенчә күрә, үзенчә ача. Шагыйрә Г. Бәйрәмованың бу китабына тормыш-яшәешкә карата үзенең күзаллавыннан чыгып язылган шигырьләре тупланган. Аларда тормыш турында уйланулар, яшәү яме һәм дөнья гаме.

    Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства

    Гарифуллин Дамир

    Шагыйрьнең әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланды.

    Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью

    Тарханова Флёра

    Әлеге китапка шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, поэмалары һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре туплап бирелде.

    Асылташ = Драгоценный камень

    Юнысова Асия

    Шагыйрәнең бу китабына төрле елларда иҗат ителгән фәлсәфи-лирик шигырьләре тупланган.

    Бер көйрәтик, гомер = Давай поговорим, жизнь

    Зөлфәт

    Бу китапка күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең (1947–2007) чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйлануларга корылган эссесы, шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.

    Офыкларга карап… = Гляда в даль

    Кадыйр Сибгатуллин

    Бу җыентыкта татар халкының күренекле шагыйре Кадыйр Cибгатуллинның Җир, галәм, кешелек язмышы, үзе һәм тормыш-яшәеш турындагы уй-тойгылары салынган, төрле елларда иҗат ителеп, төрле елларда басылып чыккан китапларындагы һәм шәхси архивында басылмыйча калган әсәрләре сайлап тупланган.

    Уйланыр вакыт = Время задуматься

    Рафиков Басыйр

    Әлеге китапка Басыйр Рафиковның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелде.

    Еракка китеп кара = Взгляни издалека

    Мөдәррис Әгъләмов

    Бу китапка Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның милли гамь белән сугарылган шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.