Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Су анасы» шигырьләрендә иң популяр әкият. Аның нигезендә Татар мифология сеннән алынган су рухы ята. Китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адреслана.
Самая популярная сказка в стихах великого татарского поэта Габдуллы Тукая «Водяная» представлена в переводе на русский язык. В её основе лежит образ духа воды, заимствованный из татарской мифологии. Книга адресуется детям дошкольного и младшего школьного возраста.
Җеннәрдән курыкмас өчен нишләргә, беләсезме? Аларның үзләрен куркытырга кирәк! Бакчага караклар кермәсен өчен – үзеңә карачкы булып киенергә! Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары, Ташбаш белән Чабак алган тормыш дәресләре, бөркет канатында күккә күтәрелгән Йомшак Койрыкның онытылган вәгъдәсе турындагы һәм башка кызыклы әкиятләр беркемне дә битараф калдырмас. Иң мөһиме, яхшылыкның барыбер җиңеп чыгачагына ышандырыр.
Әлеге китап бөек татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилго багышланган. Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Данная книга посвящена творчеству и личности великого татарского поэта, героя Советского Союза Мусы Джалиля. Наряду со стихотворениями поэта, издание содержит кроссворды, ребусы, интеллектуальные игры и различные задания.
Бу җыентыкта хыялый шигырьләр дә, шаярулар да бар. Нәни шагыйрә кыз, сихерле чыбык, күңелле чебиләр турында күбрәк беләсегез килсә, әлеге китапны укыгыз. Шагыйрәнең балалар өчен беренче китабы.
Башкортстанда яшәп иҗат итүче тагар шагыйре Салават Рәхмәтулланың әлеге мавыктыргыч китабында кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар белән танышырсыз. Тылсымлы сандыкта нинди хәзинә ятканын беләсегез килсә, рәхәтләнеп бу җыентыкны укыгыз!