«Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды…»
Әлеге китапта Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның төрле елларда язылган шигырьләре тупланган.
Бу җыентыкка классик язучы Мирсәй Әмирнең повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.
Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса. Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.
Күп еллар буена фән өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган язучы Җәвад Тәрҗемановның (1920–1995) «Көмеш дага» романы даһи галим Н. И. Лобачевскийның катлаулы да, каршылыклы да тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук Казан дәүләт университеты оешу тарихы да бәян ителә. 1970–1980 елларда республика һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән әлеге романны бүгенге көн укучылары да кызыксынып укырлар дигән ышанычта калабыз.
В сборник вошли переводы произведений классиков татарской литературы, представителей среднего поколения, а также молодых писателей, со всем разнообразием жанров, тем и стилей повествования.
Читателю предлагается фантастический роман, написанный в жанре детектива. События в романе разворачиваются после загадочного исчезновения участкового инспектора Закирова, которое растянулось на несколько десятилетий. Книга предназначена для широкого круга читателей.
Это первый сборник рассказов казанского журналиста Аделя Хаирова и одновременно как бы итоговый. Читатель найдёт в книге истории о казанцах и старом городе, любви и одиночестве, поисках смысла жизни и самого себя. Здесь сюжеты лирические, романтические, ностальгические, драматические, мистические, сюрреалистические. Адель Хаиров на протяжении многих лет собирал в блокнот интересные характеры, которые встречались ему в городе и деревне, чтобы сохранить их в своих рассказах как редкие экземпляры – украшение земли татарстанской.
«Каждый день я по утрам Мчусь-бегу к своим цветам, Поливаю их из лейки, Восхищаюсь и лелею…»