Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Әдипнең әдәби мирас буларак тәкъдим ителгән бу китабына исә тормышның, әдәбиятның үсешен җентекләп өйрәнеп-барлап язылган иҗат тасвирәтләре туплап бирелде.
Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1960–1990 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.
Бу китапта авторның хикәяләре, татар эстрадасы өчен язылган миниатюралары, шигырьләре тупланды.
Күренекле язучы Гадел Кутуйның исемен бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбиятына таныткан әлеге әсәрендә гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе гомумкешелек югарылыгына күтәрелә. Повестьта бүгенге көндә дә актуаль булган хатын-кыз фидакярлеге, чын бәхет өчен көрәш темасы яктыртыла.
Язучы Фирдәвес Хуҗинның әлеге китабында якташ очучыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм әсирлек тормышы тасвирланган документаль бәян, шулай ук төрле елларда язылган хикәяләре тупланды.
Бу китапка Марсель Галиевнең соңгы елларда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турындагы мәзәкләре, кызыклы истәлекләре, шулай ук еллар буена туплана килгән афоризмнары да кертелгән. Каләмдәшләренең үзеннән дә көлеп язган шаян истәлекләрен туплап, Марсель Галиев җыентыкның мәгънәсен тагын да баетып җибәргән.
Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм башка язмалары укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Әлеге китапта татар милләтенең тарихта калдырган эзләрен, дөнья яшәешенә керткән өлешен билгеләүгә багышланган, төрле елларда язылган мәкаләләр һәм авторның тормышы, эшчәнлеге турындагы истәлекләре туплап бирелде. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьче Азат Әхмәдуллинның бу китабына XX йөз ахыры – XXI йөз башы татар әдәбиятына (нигездә, драматургиягә) караган фәнни мәкаләләре туплап бирелде.