Илгиз Зәйниевнең әлеге китабына кергән пьесалары, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар мәхәббәтен казанып өлгерде инде.
Әлеге җыентыкка Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Галия Гайнетдинованың күңел чишмәсеннән ургылып чыккан тойгы-кичерешләре, бәхет, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсә-фи уйланулары чагылган шигырьләре тупланды. Аның иҗат дөньясында кешелек асылы, моны билгеләүче күңел сыйфатлары, хатын-кызга хас мәхәббәт, тугрылык, горурлык төшенчәләре төр-ле төсләргә манып бирелә. Шигъри ямьне күрер өчен, шигъри тәмне тояр өчен, авторның сөекле Ватанына, туган җиренә, халкына, якыннарына эчкерсез сөю хисләре белән сугарылган шигырьләрен укып карагыз.
Бу китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән һәм күбесе вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән юмористик шигырьләре, пародия-үртәмешләре, эпиграмма һәм багышлаулары туплап бирелде.
Each and every nation of the world has its national poet who succeeds in truly, magnificently, powerfully and often painfully expressing the beauty of its heart and soul. Such poets are the resounding presence of their respective nations in the Divine silence of the Universe.
Әлеге китапта татар халкының бөек каһарман шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906 –1944) атаклы «Моабит дәфтәрләре» татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Җыентык шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарыла. В данной книге представлены знаменитые «Моабитские тетради» великого татарского поэта, Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля (1906 –1944) на татарском и русском языках. Сборник посвящён 110-летию со дня рождения поэта.
Әлеге җыентыкка Казан (Идел буе) федераль университетының күп еллардан бирле эшләп килә торган «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүче мәктәп укучыларының шигырьләре, хикәяләре, нәсерләре, публицистик мәкаләләре тупланды. Яшь иҗатчыларның беренче китабы 2008 елда «Школа» нәшриятында, икенче китабы 2010 елда «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән иде.
Яшь шагыйрә Л. Габдрахманованың беренче китабына якты сагыш белән өретелгән лирик шигырьләре туплап бирелде. Автор әсәрләрендә үз күңел халәтен ярсулы да, тыенкы да ритм-интонация, үзенә генә хас тел бизәкләре белән сурәтләргә омтыла.
Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Г. Галләмова укучылар игътибарына туган җир, бәхет, мәхәббәт турында уйлануларын чагылдырган шигырьләрен тәкъдим итә.
Профессор Хатыйп Миңнегуловның, нигездә, соңгы өч-дүрт елдагы язмаларын туплаган әлеге җыентыкта күп гасырлык татар сүз сәнгатенең төр һәм жанрлары, идея-эстетик хосусиятләре, традицияләр дәвамчанлыгы, халыкара багланышлары, аерым авторларның (Харәзми, Мәрҗани, Абай, Г. Исхакый, Тукай, һ. Атласи, М. Ауэзов, Р. Гаташ һ. б.) иҗатлары кебек мәсьәләләр тикшерелә. Китапның шактый өлеше татар-төрки әдәби бәйләнешләрен, аеруча хәзерге чордагы үзара элемтәләрне яктыртуга багышланган. Ә инде дөньякүләм мәшһүр «1001 кичә» ядкяре татар рухи тормышына мөнәсәбәттә махсус бүлектә карала. Китап филологларга, гуманитар тармак белгечләренә һәм, гомумән, төрки-татар сүз сәнгате белән кызыксынучыларга адреслана.
Язучы-прозаик Нурислам Хәсәновның әлеге томынада беркайда да басылмаган пьесалары һәм төрле елларда язылган мәкаләләре урын алды. Әдип әсәрләрендә адәм баласының байлыкка омтылуы, кешелеклелек сыйфатларының бетә баруы турында ачынып яза. Хаклык, ихласлылык кебек сыйфатларга ирешергә, табигатькә карата миһербанлы булырга чакыра.