Бу китапка танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың, нигездә, шигъри мирасы тупланды. Сагышлы моң, халыкка, илгә олы мәхәббәт нурлары сирпелгән затлы шигърият укучыларыбыз күңеленә янә бер кат яктылык өләшер дип ышанабыз
«Төрки әдәбият» сериясендә дөнья күргән өченче китапта танылган кырымтатар шагыйре Диләвәр Османның төрле елларда язылган шигырьләре тәкъдим ителә. Аларда Кырым туфрагыннан сут алган чал чинарларның олпат уйчанлыгы да, тау-кыяларның ярсу сабырлыгы да, диңгез акчарлакларының иңрәүле моң-сагышы да анык тоемлана.
Күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нури Арслановның әлеге җыентыгына иҗатының иң яхшы үрнәкләре туплап бирелде.
Әлеге китапка шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре туплап бирелде.
Күренекле язучы Әхәт Гаффарның әлеге китабына Г. Тукайның бала чагы хакындагы «Дәрья башы» повесте, татар халкының яшәве, көнкүрмеше, хыял-омтылышлары турындагы «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Богау» романнары, «Кәфенгә кесә текмиләр», «Тентү», «Коелы өй», «Күл» дигән хикәяләре туплап бирелде.
Бу китапта шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика, Ауразия халыкара премияләр лауреаты Ленар Шәехнең төрле елларда язылган шигырьләре, шул исәптән өр-яңа әсәрләре урын алды.
Бу китапка күренекле шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның (1935–2008) үзенә генә хас романтик аһәңнәр белән өртелгән лирик-фәлсәфи шигырьләре, балладалары һәм поэмалары туплап бирелде.
Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.
Башкортстан Республикасы яшьләренең Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты язучы Фәрзанә Акбулатованың әлеге китабында урын алган повестьлар һәм хикәяләрдә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфыйгы сынала. Сез бу китапта милли хасият, милли үзаң төшенчәләренә якын килерсез. Башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кызлар белән очрашырсыз.
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күрә торган өченче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романы урын алды.