Бу китапка әдипнең төрле елларда иҗат иткән биш проза һәм сәхнә әсәре тупланды.
Бу китапта яшь совет укытучысы Искәндәр Шакировның хатыны Зәйнәпкә язган хатлары туплап бирелде. Хатларда – сөйгәненә багышланган шигырьләре, Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, җиңүгә ышаныч хисләре.
Настоящее издание представляет собой своеобразный поэтический путеводитель по Казани поэта, журналиста Иосифа Хапчика.
Танылган язучы Марат Әмирхановның бу китабында халкыбызның үткәненә, катлаулы язмышына янә бер кат борылып карау мөмкинлеге тудырган «Үрбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад» һәм «Әлвидаг» исемле тарихи романнары урын алды.
Татар әдәбиятының күренекле язучысы һәм публицисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М. Юнысның әлеге китабына соңгы елларда язылып, беркайда да басылмаган ике яңа романы, заманында төрле матбугат битләрендә дөнья күргән публицистик мәкаләләре туплап бирелде. Җыентык язучының 90 еллык юбилее уңаеннан тәкъдим ителә.
Китапка тупланган өр-яңа повесть-хикәяләрдә, нигездә, совет чоры кешеләренең гыйбрәтле язмышлары, кичергән авырлыклары һәм якты хыяллары тасвирлана. Язучының шулай ук үзгәртеп кору елларын яктырткан әсәрләрендә көндәлек тормышыбыздагы гадәти күренешләр җылы юмор белән сурәтләнә.
Әлеге китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән бәяннары, хикәяләре һәм нәсерләре туплап бирелде.
Бу роман – «Олы юл да сикәлтәле» исемле трилогиянең өченче кисәге. Беренчесе шул исем белән 2007 елда, икенчесе («Сөеп туймас чакларың») 2011 елда дөнья күргән иде. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тирән психологик кичерешләргә, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга, четерекле вакыйгаларга бай. Ул киң катлау әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итәр дип өметләнәбез.
Шагыйрь Рәмис Аймәтнең бу китабына Яшәү һәм Үлем аша үлемсезлек фәлсәфәсенә тоташа торган үтә дә нечкә лирик шигырьләре тупланды. Сагышлы моңга төреп, замана кырыслыгын буйсындыра алган Шигъриятнең һәр ачышы укучыда зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз.
Кояш – бихисап нурлардан, диңгез – тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән – гамь нурларыннан тукыла. Танылган галим-педагог, журналист, язучы Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.