Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла укучыларыбызга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында әдәби-документаль әсәр тәкъдим итә. Китапта Илбашының кызыклы да, гыйбрәтле дә, катлаулы да, мәгънәле дә тормыш юлы тасвирлана.
В книге представлены наиболее известные пьесы знаменитого татарского драматурга Х. Вахита. Издание содержит тексты пьес, аналитические статьи, вопросы и задания для самостоятельной работы. Книга адресована учащимся средних и высших учебных заведений, преподавателям-словесникам, филологам и всем интересующимся татарской литературой.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә Резеда Вәлиеваның бу китабына ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмалары туплап бирелде. Китап яшүсмерләргә һәм өлкән яшьтәге укучыларга тәкъдим ителә.
Күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе Тәлгат Галиуллин әлеге китабында укучыларга бәяннарын һәм хикәяләрен тәкъдим итә. Моңа кадәр мәҗмугаларына кертелмәгән «Китек көзге», «Итле пәрәмәч», «И карак» бәяннарында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшь буынны тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләрен калкытып куйса, «Кияү», «Мәкер» әсәрләрендә, күпсанлы җитди һәм шаян хикәяләрендә, кеше, туган халкын, телен хөрмәт итсә, мәхәббәттә пакь һәм ихлас булса гына, тулы бәхеткә ирешә ала, дип раслый. Реаль шәхесләрне сурәтләгән «Гомер тәлгәшләре» ндә ул туганнары, авылдашлары белән таныштыра, үзе әйткәнчә, «истәлекләр урамы» на сәяхәткә чакыра.
Танылган эзтабар әдип-архивчы һәм шагыйрь, Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең һәм Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге каршындагы «Хәтер Яктысы» эзләнү экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Мостафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан нәшер ителүче яңа китабына дәһшәтле сугыш өермәләре аша үткән, моңарчы билгесез каһарманнарга яисә аз билгеле батырларга һәм тылдагы «шинельсез солдатлар» га багышланган документаль-публицистик язмалары туплап бирелде.
Әлеге китапка язучының төрле елларда язылган һәм укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Күпер чыкканда», «Һәлакәт», «Ике урам арасы», «Ул яшәргә тиеш иде» дигән повестьлары туплап бирелде.
Язучы әлеге китапта урын алган әсәрләрендә табигатьне, туган җирне өзелеп яраткан авыл кешеләре турында бәян итә. Бүгенге көндә аеруча әһәмиятле булган мәрхәмәтлелек, рәхим-шәфкать, игелеклелек мәсьәләләрен күтәрә.
Әлеге китапта язучы, тәрҗемәче Таһир Нурмөхәммәтовның (1930–1999) автобиографик материалларга нигезләнеп язылган бәяны урын алды.
Язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның әлеге китабын укысагыз, җирнең юрганын кем тартып алганын, баканың кашыгы кайда югалганын, зират яныннан чапкан малайны кем куганын, җәнлекләрнең бер-берсенә ничек итеп хат язганын белерсез. В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.