В данный сборник композитора вошли детские пьесы для фортепиано, написанные в разные годы. Книга предназначена для учеников музыкальных школ и училищ.
Среди книг известного детского поэта Бориса Вайнера эта – самая густонаселённая. Просто яблоку упасть негде: мальчишки и девчонки, учёные и путешественники, артисты и художники, лётчики и моряки, индейцы и инопланетяне, пираты и разбойники, рыцари и принцессы, драконы и феи, домовые и привидения… А ещё динозавры, киты, птицы, рыбы, осьминоги, львы, кошки, головастики, улитки… И много улыбок – ну как же без них! Сборник, куда наряду с новыми включены лучшие стихи из предыдущих книг автора, адресован ребятам дошкольного и младшего школьного возраста.
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тирән юмор һәм үткен сатира белән сугарылган шигырьләре, кыска хикәяләре, юморескалары туплап бирелде.
Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» ы – татар балалар әдәбияты җәүһәрләреннән берсе. Мыраубай маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк. Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле. Шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас. Әсәр 1974 елда дөнья күргән басма буенча (Исәнбәт Н. Мыраубай батыр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 208 б.) яңадан басыла.
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдиннең әлеге китабына халкыбыз тарихы, аның аянычлы язмышы турында мәкаләләр, төрле чорларда иҗат ителгән әдәбиятыбыз ядкярләренә бәяләмәләр, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Мөхәммәдьяр кебек шәхесләребез турында кызыклы язмалар туплап бирелә.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу китабына яңа шигырьләре һәм тәрҗемәләре туплап бирелде.
Танылган язучы, драматург Рәдиф Сәгъдинең бу китабына соңгы елларда язылган автобиографик һәм документаль әсәрләре туплап бирелде. Автор укучыда уйлап чыгарылмаган тормыш чынбарлыгына кызыксыну уятырга омтыла, заман проблемаларының тирән тамырлары турында бәян итә.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге китабында авторның фәнни мирасы – гыйлем-мәгърифәт, татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихына кагылышлы материаллар, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларына, архив документларына таянып язылган мәкаләләр, күренекле шәхесләребез хакында истәлекләр тупланды. Татар мәдәнияте тарихын, милли тарихны киң масштабта шәхесләр язмышы-тормышы аша өйрәнү, тергезү, бәяләү белгечләр өчен дә, гади укучы өчен дә кызыклы булыр.
Авторның әлеге китабына тормыш мизгелләре, яшәеш, дуслык-туганлык, тугрылык хисләре белән өртелгән повесте, хикәяләре, парчалары һәм кылкаләм осталары турында язылган иҗат портретлары туплап бирелде.