Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра. Наки Исанбет

Читать онлайн.



Скачать книгу

соң – шушы кадәр зур суфига –

      Нәфсен сузу шушы хәтле тәмле сыйга!

      Изи бары кулы белән: «Бәхилме?» – ди.

      Кая булмау, без аңардан бәхил инде.

      «Бәхилме?» – ди – икенче кат тагын ымлый,

      Тычкан халкы күңеле йомшак, бар да елый.

      Тагын ымлый – «Якын кил», – ди бер тычканга,

      Чараң бармы якын килми ул кушканга?

      Сөя аны аркасыннан сыйпап суфи,

      Тырнагы юк… шундый йомшак-йомшак сыйпый.

      Курку катыш җем-җем килә нәни тычкан,

      Үзе шүрли, үзе көлә, менә куштан!

      Нинди бәхет, нинди рәхәт, ни зур бүләк –

      Зур түрәдән күрү шундый хәтәр хөрмәт!

      Мәҗлес шулай һәйбәт, матур бара иде,

      Бу эш шулай тарих булып кала иде,

      Менә шунда кинәт нидер тынып китте…

      Мырау торды, аңа бөркү булып китте.

      Якын килеп теге идән тишегенә,

      Арты белән басты амбар ишегенә.

      Салып куйды өстендәге киң чапанын,

      Астан күзе никтер чагылып китте аның…

      Зур чалмасын баштан кагып төшерде дә

      Тыгып куйды аны идән тишегенә.

      Тыгып куйды… Тукта, нигә? Бу эш ничек?

      Анда бит ни… төшәргә юк бүтән тишек!

      Менә шунда песи бүтән булып китте,

      Кинәт аның мыеклары торып китте.

      Булып китте нәкъ элекке Мырау төсле,

      Койрыкларын җиргә сукты елан төсле!

      Ай, бу нәрсә? Әллә шунда атты яшен?

      Бөтен дөнья булды китте зәңгәр-яшел!

      Уф, йөрәгем! Ут каптымы Бәрәзәгә?

      Кара, ничек җәелә уты, зәңгәрләнә!

      Юк, бернинди ут капмаган Бәрәзәгә,

      Капкан Мырау күзендәге фирәзәгә.

      «Мырр-рау!..» – дип, ул җибәрүгә бер кычкырып,

      Бар тычканны тотты, малай, бер очкылык!

      «Ах, сезме, – ди, – җыен куркак, шыбырдыйлар!

      Әләкчеләр, вак караклар, без койрыклар!

      Китердегез прәннекләр урлап тагын,

      Ник соң аның кимердегез кырыйларын?

      Сезме мине кудырмакчы Бәрәзәдән?

      Сезнең өчен төшәмме, – ди, – дәрәҗәдән?

      Сез кем миңа? – Табигатьтән килгән азык!

      Сезне кыру миңа фарыз! Кырмау – язык!»

      Шулай дип, ул, кинәт җәеп кул очларын,

      Чыгарды да кынысыннан кылычларын,

      Төшеп китте әй берзаман алга ярып,

      Йөз мең тычкан: «Аһ!» – дип, китте артка авып.

      «Кач, качыгыз! Үтерә, суя Мырау батыр,

      Ике кулда – бишәр кылыч елтыр-ялтыр!

      Менә нишли бу – урыныннан төшкән түрә —

      Кылыч саен икешәрләп тычкан элә!

      Яңадан ул иске урынын алыр өчен,

      Ала безнең тычканнардан бөтен үчен!

      Белдек, белдек, эшен сиздек хәзер аның!

      Шул икән ул «хаҗ сәфәре» явыз җанның!»

      Шулай чиный тычкан халкы аңкы-миңке,

      Песи өчен бу чинаулар – бар да көлке.

      Алар чиный, Мырау тешләп өзә бирә,

      Өзгән берен урталыкка өя бирә.

      Сөйләп тормыйм сугыш күпме барганлыгын,

      Мырау күпме тычкан кырып салганлыгын.

      Тик шул иртән Ризван, торып анда килсә,

      Катып кала, ишек ачып эчкә керсә:

      Буш