Мыраубай батыр. Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары / Мыраубай-батыр. Приключения Березинского кота Мыраубай-батыра. Наки Исанбет

Читать онлайн.



Скачать книгу

капшап хәйлә эзли торгач,

      Белмим, әллә Ризван байдан үрнәк алып,

      Белмим, җитте үз акылы шуңа барып,

      Төн буена утырып текте бу бер чапан,

      Зур бер чалма сарып киде тастымалдан.

      Шуннан торып барып бакса бер көзгедән,

      Мырау агай үзен күрсен ни күз белән,

      Булган куйган нәкъ хуҗасы Ризван хаҗи[11], –

      Эчтән явыз, тыштан изге суфи абзый.

      Юк, ул хәзер тычканнарны йөрмәс куып,

      Ул аларны алдар хәзер изге булып!

      Шуннан хәзер безнең песи шып-шым гына,

      Утыра төнлә тычкан көтеп мыштым гына.

      Утыра көтеп – зур чалмалы башын игән,

      Күзен йомган, мич башына үзе менгән.

      Көттермәде озак, менә чыкты тычкан,

      Бак явызга – ул ирекле көнгә чыккан:

      Марш басып бер әйләнде идән буйлап,

      Үз койрыгын сөңге итеп тотып уйнап;

          Тыз-быз килеп анда йөрде, монда йөрде,

          Аннан кинәт мич башына килеп менде.

      Син кара, күр шул әрсезне, явызыңны,

      Белсен генә дәрәҗәңнән язуыңны,

      Карамый да мич башында Мырау барны,

      Карый тәүдә көрәгәдән[12] аккан балны.

          Бер әйләнде, ике шулай ыбыр-чыбыр,

          Аннан шунда аккан балны тот та чүмер!

      Кара ничек исерүен шул битсезнең:

      Ике күзе туздай яна игелексезнең,

      Бөеренә таянган да шикелләнеп,

      Мыекларын бөтереп тора, «мин кем» ләнеп!

      Анысы җитми, менеп китте көрәгәгә,

      Кыйбат алмый үрә басып сөйләргә дә.

      Ораторча бер җибәреп кулын селтәп,

      Тыңлале син, нәрсә сөйли шушы сөлтәк[13]:

      «Йә, бармы, – ди, – кайда, кем ул Мырау түрә?

      Кичә түрә, бүген сарык – «төррә-төррә»!

      Менә миңа тик очрасын Мыравың, – ди, –

      Суктым-ектым, умырып аттым умравын, – ди. –

      Ник мин күрмим, йә, кайда ул пышык борын?

      Мич башында тапмакчымы ышык урын?

      Асып куям бер ботыннан тәрәзәгә,

      Хур итәм, – ди, – үзен бөтен Бәрәзәгә!

          Беләме ул мине – мин кем? Әллә белми?

          Мине күрсә, куркуыннан эт тә өрми!..»

      Тыңлап торды Мырау аның бу гайрәтен,

      Шуннан бүлде ораторның сөйләү дәртен.

      Һап! – тырнакка малаеңны салды кырын:

      «Яле, ишетим, тагын сөйлә, ораторым!»

      Шуннан аны гәүдәсеннән аша капкан,

      Койрык та баш чыгып калган ике яктан,

      Айнып киткән тычкан факыр: «Бетте, түрәм!

      Мин бер колың, мине тоткан кулың үбәм!

          Ни әйтсәм дә, әйткәнмендер исерек баштан,

          Тәүбә, тәүбә! Бер сүзем юк сиңа аслан!»

      Мырау әйткән: «Тиеш иде үлем сиңа,

      Алай да, күр, үтермим мин, тимим сиңа».

      Шулай ди дә Мырау аны кире сала

      Үз каршына, аннан әйтә: «Тыңла, бала:

          Күрәсең, һич кайтканым юк көчләремнән,

          Шулай да мин азат итәм тешләремнән.

      Сөйләп бирим нигә тимим сиңа, наным,

      Колагыңны бик шыңкайтып тыңла, җаным.

      Ишетәм,



<p>11</p>

Хаҗи – «хаҗкылучы» дигән сүз. Песинең«хаҗга китәм» дигән булып изгегәсалынып тычканнарны алдавы турында кызыклы хикәяләр башка Көнчыгыш халыкларында да очрый. Билгеле, моныңтөбендәизге исемнәр тагып халыкны алдаучылардан көлүята. Бездә күрәсең «Бәрәзәпесие», димәк, шундый хәйләле «изге» ләр мәгънәсендәбер сүз булып киткән.

<p>12</p>

Көрәгә – бал әчетүөчен махсус чиләк.

<p>13</p>

Сөлтәк – тиредән теккән курчак, чучело.