Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

йөреп чыкты. Иртән исә остазы белән дә корырак хушлашты:

      – Ярый, хәзрәт, хуш! Хак язганы шулдыр.

      Өмәттән беренче кузгалган ям атына утырып, кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага» дип ярсып типте. Әйе, аның өчен Тайсуган дигән карья юк иде инде дөньяда.

      Алтынчы бүлек

      Як-якка мичәүләп, төптәгесе сыман ук җирән кашка атлар җигелгән көймәле арба кисәк кенә бик каты чайкалып куйды, уң тарафка янтаеп китте. Көймә түрен тутырып ялгызы йокымсырап барган Котлымөхәммәт морзаның ерак юл килүдән авыраеп калган зур башы арбаның күн тышлыгына килеп бәрелде – түрә күзләрен ачты. «Ни булды?» – дип уйларга өлгермәде, фәйтун янә тигезләнде, кыр юлы буйлап келтерәп кенә тәгәри башлады. Тирә-юньдә нәрсә барын аңышырга тырышып, морза тыштан ишетелгән авазларга колак салды. Тик бары да искечә – өч көн буена яңгырап торган тавышлар иде: дугадагы кыңгыраулар шалтырый да, аны озатып йөрүче драгун җайдакларының тояклары тупылдаша. Ул да түгел, арба башындагы кузлада утырган кучерның инде эчне пошырып бетергән сагышлы җыры иңри:

      Чыгып киттем, ләй, мин юл буйлап,

      Дугайларым китә, ләй, күл буйлап;

      Гакылсыз ла адәм түгел идем,

      Гакылларым китте, ләй, күпне уйлап.

      Кучерның карлыга төшкән тавышыннан җиксенеп, һава алу өчен уелган бәләкәй тәрәзәнең күн капкачын күтәрде, ачык тишектән тышка күз салды. Тирә-юньдә һаман да шул очсыз-кырыйсыз урманнар, аларны ярып-ярып үткән чәчүлек аланнар җәйрәп ята. Арыш серкә очыра бугай, басу өсте зәңгәрсу тузан белән өртелгән.

      Котлымөхәммәт, кәефе кырылып, кабат күзләрен йомды. Әмма баягыча оеп китә алмады – кузла өстендә шыкаеп барган агайның аһ-зар тулы җыруы йөрәккә төшә иде. «Бу мәхлук та юл да юл дип сукранган була бит әле». – Морза эченнән генә кырылып алды. Үз гомерендә шул күп булса Уфа – Минзәлә – Казан юлларын узгандыр, байгыш. Котлымөхәммәт үткән чакрымнарның, әлхасыйль, Тәфкилевләр йөргән фәрсахларның чиреген генә күрсә дә, ни кыланмас диген. Әйе, юллар. Алар Тәфкилевләр токымының язмышы бугай…

      Морзаның Тирсәдәге утарында шушы борынгы нәселнең хан заманнарыннан калган шәҗәрәләре, атаклы бабаларының майтарган эшләре, кылган гамәлләре язылган бихисап кәгазьләр саклана. Әлеге тузанлы истәлекләрне барлап, махсус укып-өйрәнеп утырганы юк югын Котлымөхәммәтнең. Кая инде алар белән әвәрә килү, гомер иткән хатыны янында назланып төннәр үткәрү, сөекле балалары вә оныклары катында булгалау да бик сирәк эләгә аңа – һаман да шул казна эше. Анысы шәҗәрәдә үзе актарынмаса да, бабасы Мәмәш вә атасы Тәүкилләрнең өзек-төтек сөйләгәннәреннән белә ул: Тәфкилевләрнең нәсел-нәсәпләре бик борынгыдан килеп, Нугай урдасында, ул гына да түгел, соңрак көчәеп киткән Рәсәйдә күренекле кешеләр булганнар. Ата-баба сүзе хактыр: Тәфкилевләр ыруының очы ханнарга барып тоташа – аның атасы Тәвәккәл, ягъни, мишәрчәләп әйткәндә, Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадак хан бине Җанибәк хан бине Барак хан бине Коерчык хан бине Ырыс әл-Чыңгызи. Тәфкилевләр