Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

уйлап тормастан, Шәрык илләренә кенәз Александр Бекович җитәкчелегендә экспедиция юллый. Әллә бәхете, әллә бәхетсезлеге җиңде – аны-моны абайламастан билгесезлеккә юл тоткан мең ярым казахтан торган экспедиция составында инде Алексей Иванович дип аталган Котлымөхәммәт тә бар иде.

      1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәяхәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казахларын Рәсәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбесе чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә Алла саклады, суештан мең бәла котылып, Кавказга килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды.

      Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…

      …Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде җиде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Һаман да кеше кешесе, йомышчы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ошбу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча ниндидер Габделсәлам ахунны эзләп чыкты.

      …Күңелен урынына утыртып, инде тынычлап картайыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәктә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа начальнигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада Алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилев елмаеп куйды, күңелендә күмелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт, Хак Тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгәндер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә котырынган зилзиләнең ни белән бетәсен көтте. Ләкин «тиле губернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чыкмады, койрыгына басуга тешләшергә тотынды – Тәфкилев өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Йә инде,