Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

хакында сүз бармый, ахун, – диде ул, ниһаять, шаркылдавыннан туктап. – Үзебезнең мөселманнар да буа буарлык анда. Каладан унсигез чакрым җирдә, Сакмар буена тулы бер бистә булып килеп утырдылар. Башлап йөрүчеләре – Байлар Сабасыннан Сәгыйт әфәнде Хаялин исемле зур сәүдәгәр. Инде төпләнеп киләләр. Сәгыйт әфәнде мәчет салдыру хафасында. Калкып килүче диварларын үзем күрдем. Андыен мәчет Казанның үзендә дә юк, булса да борынгы шәһри Болгарда гына булгандыр. Көзгә мәдрәсә ихъя кылмакчылар[18].

      Габделсәлам ишеткәннәрен күңеленә сеңдерергә өлгермәде, ишек артында карчыгының тыенкы тавышы ишетелде:

      – Сиңайтәм, аш суына. Самавырым да кайнап чыкты…

      Хатынының ягымлы авазы аны бүгенгесенә кайтарды, хуҗа кеше ашыгып урыныннан кузгалды:

      – Кулларны чайкыйк та тамак ялгап алыйк, тәкъсир. Сүзне өстәл янында да дәвам итәргә була.

      Баягынак хатынының өзгәләнүен хәзер генә аңлагандай булды Габделсәлам: олуг түрәгә кысыр умач тәкъдим итүе чыннан да уңайсыз иде. Нишлисең, башка чарасы юк, итле токмачтыр, бәлештер иртәгәгә кала. Ярый әле катыгы, мае бар икән карчыгының. Ул кунак алдына зур гына чаган кашык куйды, эре-эре телем итеп ипи кисте һәм, кыенсынуын яшерергә тырышып, сүзне баягы буразнага борды:

      – Оренбур төбәгендә мөселманнар да бар, дисез, алайса… Ашагыз әле, тәкъсир, кысыр аш дип аптырап утырмагыз. Калҗалары иртәгә, боерган булса… Бисмилләһир рахманир…

      Түрәнең ачыгуы җиткән иде бугай, бисмилласыз гына кашыгына үрелде, нәзберекләнеп тормады, арыш ипие белән умач мендерергә тотынды. Дәшми-тынмый беравык ашагач кына, кашыгын өстәлгә куеп, сүз башлады:

      – Соң, безнең татар булмаган тараф бармы инде, йә?! Чыңгыз ханнар заманыннан бирле болгаталар бит аны. Шуңа җитмәгән җирләре юк. – Морза янә кашыгына үрелде, башлаган сүзен каударланмыйча, ашый-ашый гына дәвам итте.

      Аның сөйләгәннәренә караганда, узган 1744 елда Оренбургка Казан өязеннән ике йөзләп гаилә күчеп килгән икән. Һөнәрчеләр дә сәүдәгәрләр, имеш. Шулар, Каргалы тавы итәгенә утырып, бистә корып җибәргәннәр. Исәпләре – Шәрык белән сәүдә тоту икән. Тәфтиләү түрә үзе дә шул эшне бик мәгъкуль күрә, аларга хәерхаһ. Тик тегеләре гыйлем ягы такы-токы булудан җиксенәләр, шуңа да, Сәгыйт бистәсендә мәдрәсә ачып, балаларына дин сабагыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытмакчылар. Дөрес, былтыр каланың үзендә татар мәктәбе ачканнар ачуын. Мәгәр ул гимназия сымаграк булып, анда кара халык оланнарын алмыйлар, өстәвенә христиан диненә күчкәннәргә өстенлек, ди. Максаты да тәрҗемәчедер, илчедер кебек дәүләт кешеләре әзерләү икән. Бистәнекеләр үзләре дә диннән язган ул мәктәпне өнәмиләр, балаларына дөньялыкта да, ахирәттә дә ярашлы гыйлем бирмәкчеләр. Бәла шунда: әлеге заманчарак мәдрәсәдә дәрес бирерлек мөдәррисләр дә, хәлфәләр дә юк диярлек. Габделсәламне шул эшне башлап йөрергә дип «кодаларга» килүе икән морзаның.

      Аш янында да, аннан соң чәй эчкәндә дә өзми-куймый шуларны сөйләде Тәфкилев. Ул инде ахунны бишкуллап ризалашты дип уйлады, ахры, аның



<p>18</p>

Ихъя кылу – яңадан кору, яңарту, тергезү.