Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

әнә. Җыру чыгаруын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр. Алай да күңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нинди кәгазь кисәгенә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килеп кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде:

      Нәркәс кара күзләрүң,

      Тулган ай тик йөзләрүң,

      Һич күңелемдин китмәйдер

      Бал-шикәр тик сүзләрүң.

      Хөрмәтле мөдәррисенең икенче бер китабы битендә Габделсәламнең тагын бер җыруына тап булды егет:

      Су акар гөлдүр-гөлдүр,

      Сәүгәнем кызыл гөлдүр.

      Сәндин үзгәне дуст тотсам,

      Пычак ал, бәни үлдүр.

      Тутыяга хат итеп салырмын дип, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла. Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләренә кереп югалган аулак Тайсуганга нинди генә пушты барып җитсен ди!

      Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит Хак Тәгалә: абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гыйлемле дәмулла да, халаеклар икърар иткән шагыйрь дә. Әйе, Идел-Урал төбәгенә генә түгел, Рәсәйдәге бөтен мөселман дөньясына «Габдессәлам Урай углы» дип аты таралган Габделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колчура – аның остазы, кара төндәге камәре[12].

      Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла. Тайсугандагы Габделрахманның да, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй, мәгърифәт эшенә кулы ятып тора. Тирән гыйлеме өстенә акылы-фигыле, кылган гамәле белән дә бер дигән остаз. Бер урында таптанып торуны белми, үзе дә эзләнә, шәкертләрен дә уйларга, иҗтиһад итәргә өйрәтә. Авыз суын корытып юкка гына гел Габделсәлам хакында сөйләмәгән икән. Остазының остазы, әйтерсең игезәкләр, мәгърифәт юлында тач Габделрахман булып чыкты. Мәгәр ахун үзенең шәкертеннән олпатрак, гыйлемлерәк – үзе бер дарелфөнүн. Габделрахман, гадәттә, Шәрык хакимнәре вә шагыйрьләре хакында сөйләргә яратса, кузгаткан сүзен мөселман мәмләкәтләренә китереп терәсә, Габделсәламнең дөньясы киңрәк, күге иркенрәк. Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкарнәен, Сөбедәй кебек яу башлыклары да, Әбүгалисина, Олугбәк сыман галим-голәмә дә, Һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хакимнәр дә – тагын әллә ниләр сыя. Шунысы бар: дәресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзенең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкәтенә, Алмыш вә башка ханнарга, болгар калаларына кайтып төшә, аларның кыйратылулары хакында ачынып сөйли. Тәварих яки фәлсәфә дәресе булмасын, мантыйк[13], тыйб[14] яисә мөнәҗимнәрне[15] аңлатмасын, кулында һәрчак шулар хакындагы бер-бер китабы булыр. Шуннан бит, бит ярым укыр да: «Инде тыңлан», – дип, үзе сөйләп китәр, дәресханәдәге һәркайсын авызына каратыр. Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теледәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Габделсәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый.

      Ислам динендәге төрле мәзһәбләрне, калям шәрифи һәм шәригать кануннарын тирәнтен аңласа да, ахун күпчелек дәресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр белән таныштыруга



<p>12</p>

Камәр – ай.

<p>13</p>

Мантыйк – логика.

<p>14</p>

Тыйб – медицина.

<p>15</p>

Мөнәҗим – астроном.