Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште.

      Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты. Драгун эһ тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да кисәк Абдуллага ташландылар.

      Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Тыкрык тулы халык, алар, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерәләр иде.

      Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар, өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады – тирә-юньгә кан чәчрәде. Икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә, тегесе, борылып, мәчеткә таба чаба иде инде.

      Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Абдулла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле моннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә:

      – А-а-а! Зобанилар!!!

      – У-у-у! Җәлладлар!!!

      Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгалды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште – богаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, кисәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә серле яшеллеккә кереп югалды.

      Тарих битләреннән. Абдулла Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә укыган 1733–1743 еллар – татар халкы өчен иң караңгы, патша реакциясенең котырынган еллары. Татарларны милләт буларак юк итәргә тырышу һәм урыслаштыру процессында көчләп чукындыру иң әһәмиятле эшләрнең берсе санала. 1713 елда Пётр Беренченең барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга тәкъдим иткән Указы басыла. Аннан баш тарткан тәкъдирдә морзаларның барлык хокуклары һәм биләмәләре тартып алынырга тиеш була. Татар алпавытларының күпмедер өлеше, байлыкларыннан һәм өстенлекләреннән язасы килмичә, шул елларда христиан диненә күчәләр дә инде. Байтагы исә, динен сатмыйча, үзләренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына качып китәләр. Шулай итеп, Оренбург төбәгендә «чабаталы морзалар» барлыкка килә.

      Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал- мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукынучылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шуңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшәкерәк төс