Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

бәрелгән кебек, кисәк туктап калды. Авылны дүрт яклап та урап алган учакларда кибән-кибән булып ялкын котырына. Урамнарда халык йөгерешә, үзәкләргә төшеп балалар елый, хатын-кызлар чырылдый, кемнәрдер кычкырыша, тупас итеп сүгенгән авазлар ишетелеп китә. Бу хәлгә ни дияргә дә белми беравык торды да таудан түбәнгә атылды егет.

      Авылга килеп керүгә, гаҗәпсенүе артты гына. Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташланган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңаклары җимерелгән, миче ишелгән. «Ниткәндә булса яу купкан мәллә?» – дип уйларга өлгермәде, күрше йортта нидер дөпелдәде, каралты-кура өстендә тузан болыты күтәрелде. Абдулла шунда ташланды. Капканы ачуга, каршысына ике драгун килеп чыкты. Кулларында балта-пычкы, үзләре кызмача. Алар егетне читән буена этеп җибәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар.

      – Фанатиклар бу татарлар. Йортсыз-җирсез калсалар калалар, ну чукынмыйлар, – дип сөйләнде драгуннарның берсе.

      Абдулла, ни булганын төшенергә тырышып, карындыгы ертылган тәрәзәдән өй эченә бакты. Түшәмнең матчасы кисеп төшерелгән, мич җимерек, алай да басылган-изелгән кеше күренми. «Мөгаен, Канаш әскаф[17] кешеләре болар», – дип уйлап алды егет һәм, кире урамга чыгып, авыл уртасына таба атлады.

      Урамның һәр ике ягындагы йортлар рәткә вәйран ителгән иде. Мондый хәл исә аның фикерен куәтләде генә. Казанга Лука Канашевич дигән ерткыч бер әрхәрәй килүен, аның кешеләренең, отряд белән авылларга чыгып, халыкны көчләп яисә юхалап чукындырып йөрүләрен ишеткән иде инде ул. Авылны урап яккан учакларның ни икәнен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытырга дип, билгеле. Уйланып бара торгач, мәчет янындагы мәйданга килеп чыкты.

      – Әй, мосафир, аракы эчәсеңме?

      – Тун кирәкме, әллә танамы?

      Бер тарафта басып торучы баштанаяк карага төренгән ике каратунны күреп алды. Алларында ачык мичкә, чүмече өстендә. Үзләре инде мичкәдәге шайтан суын кабып алырга өлгергәннәр бугай, авызлары ерык, телләрендә килде-китте.

      – Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез, – дип кычкырды аларның озыны, янәшәдәге читән чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәпие» н муеныңа так та хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, сыерлы бул. Өч ел рәттән салым түләмәссең!

      Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулындагы качын аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп җибәрде. Тегесе, чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә ауды, як-якка чылтырап, эреле-ваклы качлар коелды.

      – О-о богатырь! – дип сөйләнде каратун, аягына калкып. – Килче, чүмече белән җиппәр. Шуны салып куйсаң, берне түгел, икене тагарсың әле.

      Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн килеп ишетелде:

      – Әйа, мосафир? Мөселманмы сән? Мөселман булсаң йөгер – кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар монда – чукындыралар!

      Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер бәндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага



<p>17</p>

Әскаф – епископ.