Батырша. Замит Рахимов

Читать онлайн.
Название Батырша
Автор произведения Замит Рахимов
Жанр Литература 20 века
Серия
Издательство Литература 20 века
Год выпуска 1992
isbn 978-5-298-04233-8



Скачать книгу

далага качып эреде. Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара халыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерактагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яңа патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы Әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасына татар-башкорт абыз-старшиналары да барачак, имеш.

      Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбург иләвенә башка түрә – генерал Неплюев килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын ошатмаган, Җаек суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбург салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр күчергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып яталар, имеш.

      Шуларны уйлап атларын атлата торгач, тагын бер көнлек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Монда инде Абдулла, атын үзен озата килүче типтәр Колчурага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чыкканнан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Нишлисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар.

      Көймә табып, Чулманны кичүе – үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның каравы көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк.

      Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк диярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уйламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела.

      «Дивана, һай, дивана!» – дип тиргәде ул үзен, ярсып атлый-атлый. Теге чакта Зәй буенда таңны каршылаганнан бирле сугылганы юк ич Тайсуганга. Күңелем сүрелсен, йөрәгем алгысымасын, имеш. Талгынаямы соң ул мәхәббәт дигәнең?! Пыскып булса да яна да яна. Ә пыскыган ут ялкыннан куәтлерәк ул. Җәен атае белән күмер яндырганда, үзе шуның шаһиты булды Абдулла. Шулай, ялкынсыз ут хәтәр, бик хәтәр. Саз астында янган мүкне, бар, сүндереп кара! Юк, башкача түзә алмый Абдулла. Киләсе язда туган ягына Бөгелмә аша кайтачак һәм, мәгълүм ки, Тайсуганга сугылачак вә…

      Йөрәгенең «Тутыя-Тутыя» дип рәхәт сулкылдавын тоеп, кайнарланып-ашкынып атлавында булды егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип, юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төлкеләр артыннан чаба. Тик сары