Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус

Читать онлайн.
Название Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Автор произведения Миргазиян Юнус
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03598-9



Скачать книгу

ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.

      Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. Абыстай үзенең кече улы турында ут йотып баш вата иде. Баланы күңеле сынудан ничек кенә булса да саклап калырга кирәк. Әнә мыскыллау баланы ничек рәнҗеткән. Рәнҗетергә тырышучыларга карата Шәһитнең күңелендә дошманлык хисе уяна күрмәсен бер үк. Дошманлык хисе бит ул беренче чиратта адәм баласының үз күңелен агулый. Нинди чара күрергә, нинди юл белән баланы бозылудан сакларга соң?

      Икенче бүлек

1

      Юкәле. Кемдер биргән бу исемне Шәһитнең туган авылына. Ул чакта, җыелыш җыеп, авыл җәмгыятенә кагылышлы мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләр булдымы икән? Җыелышны беркайчан да уртак фикер туплау, катнашучыларның теләкләрен эшкә ашыру өчен җыймыйлар. Районнан, җыелыш җыеп, фәлән мәсьәләне хәл итегез, дигән фәрман килә. Колхоз рәисе җыелыш җыя, идарә йортын саклаучы сыңар куллы Асылгәрәйне, йорт саен кереп чакырырга җибәрә. Юкәлеләр, клуб итеп үзгәртелгән әүвәлге мәчет бинасына җыелып, районнан килгән вәкилне тыңлыйлар. Тыңлау гына җитми. Җыелыш күмәк фикер алышуга охшашлы булсын өчен, кемнәрнедер мәҗбүри рәвештә чыгып сөйләргә күндерәләр. Шуннан соң алдан әзерләп куйган карарны укыйлар һәм шундагы сүзләрне кул күтәртеп раслыйлар. Әгәр авылга исемне шушы юл белән кушкан булсалар, «Юкәле» урынына йә «Карл Маркс», яисә «Алга» исемле авыл барлыкка килгән булыр иде. «Юкәле» сүзен иң башта шушы җиргә килеп төпләнгән зирәк, күзәтүчән кеше әйткән булса кирәк. Авыл корасы җирне дөрес сурәтләве, яңгырашы матур булуы Юкәлене мәңгеләштергәндер дип тә фаразлыйк.

      Урыслар яулап алгач, Казан ханлыгы чорындагы авылларның күбесе яндырылган, юкка чыгарылган. Бүгенге көндәге авыллар каршылык күрсәтү басылганнан соң барлыкка килгән. Берәүләрне – аяусыз җәберләү, мәсхәрәләү, икенчеләрне җирсез калдыру сәясәте туган туфракларыннан куган, өченчеләр, яулап алуда катнашучыларга өстенлек бирелгәч, ата-бабаларның сөякләрен таптаучы килмешәкләрнең колы булудан, чукындырудан качып, колонизаторлар золымы эләктерә алмаслык җирләргә качып китеп, үзләренең кешелек сыйфатларын саклап кала алганнар. Күпмедер вакыт үткәч, Мәскәүнең канлы кулы күченеп киткән җиргә дә җитә башлагач, кайбер авыллар кабат күчеп киткәннәр, икенчеләр, урыс золымы – татарның үткәндәге гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җәзасыдыр, дип, ышанып, урыс дәүләте астында калырга мәҗбүр булганнар.

      Юкәле авылының урынын сугыш гыйльмен, хәрби ныгытмалар