Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус

Читать онлайн.
Название Кыпчак кызы / Кипчакская дочь
Автор произведения Миргазиян Юнус
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2018
isbn 978-5-298-03598-9



Скачать книгу

без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт – бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син – уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. Бигрәк тә синең шикелле яшь кызларның тойгылары. Акылыңа ышан. Аллаһы Тәгалә сине андый затлы сыйфаттан мәхрүм калдырмаган.

      Әткәсеннән соң кызны әнкәсе үгетләргә тиеш иде. Хәсәнәнең әле дә хәтерендә, әнкәсе аны кысып кочаклады да тыелып кына елый башлады.

      – Мин дә сиңа, балакаем, бәхет телим, – диде ул күз яше аралаш. – Әткәң әйтә, Лотфулла хәзрәт – бик тә әйбәт кеше, ди. Әткәң яхшы кешене начардан аера белә. Бу эштә аның ялгышканын хәтерләмим. Минем дә ата-бабаларым – җиде буынга кадәр руханилар. Әткәң шушы дин әһелләре шәҗәрәсен синең аша дәвам иттерергә хыяллана. Беләм, унсигез яшемдә утыз яшьлек ирләр миңа да өлкән күренәләр иде. Хатыннар ирләрдән иртәрәк картая. Гомерләрегез озын булсын. Алла боерса, җиде-сигез елдан яшь аермасы сизелми башлар. Әткәң дә миннән тугыз яшькә өлкәнрәк. Ул әле төскә миннән яшьрәк тә күренә. Без сине мәҗбүр итмибез. Бәхет кенә телибез. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шул булыр. Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама!

      Шулай йомшак итеп, яратып аңлатулары Хәсәнәне күндерде. Ул әткә-әнкәсе үгетен инкяр итәрлек дәлил таба алмады. Ышану булдымы икән бу, әллә әткә-әнкәсен чиксез яратып, ихтирам итеп яшәү шаукымы шулай күндердеме? Зинһар, бирмәгез мине, бирмәгез ул күрмәгән-белмәгән кешегә, дип әйтергә Хәсәнәнең батырлыгы җитмәде.

12

      Лотфулла хәзрәт киләсе көнне Хәсәнәнең чәчен әнкәсе үз кулы белән тарап үргәч, кызының толымына үзенең әбисеннән калган чулпысын такты. Мәкәрҗәдән кайткан зәңгәр ефәк күлмәген кидерделәр. Муенына гәрәбә төймә тагып, беләгенә көмеш беләзек кидерткәч, әнкәсе кызын кочаклап елап алды. Татар, кунак килгәндә, туйга барганда, киенүне «киенү-ясану» дип атый. Кичке уенга чыкканда, Хәсәнә элек тә, гәрәбәсен тагып, көмеш беләзеген кия иде. Толымына көмеш тәңкәләр һәм ахаклар белән бизәлгән авыр чулпыны исә гомерендә беренче тапкыр тагуы иде. Киенеп-ясангач, бүгенге очрашуның чиктән тыш җитди вакыйга икәнлеген кыз, ниһаять, аңлый башлады…

      Чәкчәк китергәндә, кияү булачак кешене ничек тә күреп калырга кирәк. Хәсәнә чәкчәк куйган көмеш подносны сәкедән алып күтәрде. Хәзер аны табынга илтергә