Название | Кыпчак кызы / Кипчакская дочь |
---|---|
Автор произведения | Миргазиян Юнус |
Жанр | |
Серия | |
Издательство | |
Год выпуска | 2018 |
isbn | 978-5-298-03598-9 |
Юкәледән алты чакрымда урнашкан Югары Бишендегә бишенче класска дүрт малай йөри. Түбән Бишендедән килеп укып йөрүчеләр уннан артык. Альбертның Таиповтан көчлерәк булуын әйтеп тә торасы юк. Юкәледән килеп укып йөрүчеләрнең барысын бергә җыеп, Альбертка каршы сугыш башласаң да, берни майтарып булмаячак. Түбән Бишендедә йөрүчеләр сан ягыннан юкәлеләрдән өч-дүрт мәртәбә ишлерәк. Алар, әлбәттә инде, авылдашлары Альберт ягын алачак…
Класстан чыгып, кайту ягына юл тоткач, Шәһит капка төбендә аны көтеп торучы Альбертны күреп алды. «Хәзер ул миңа йодрыкларын йомарлап ташланачак», – дип уйлады ул һәм, капкага каршы яктагы койма аша күрше урамга чыгып, уравыч юл белән кайту ягына юнәлде. Шәһит юл буе Түбән Бишенде малае турында уйлап кайтты. Аннан ничек, нинди юл белән котылырга? Үзен белә белгәннән бирле Шәһитнең әнисе Хәсәнә абыстай балаларын сугышмаска, ызгыш чыгармаска өндәп тәрбияли иде. Үзара сугышып яшәүчеләр беркайчан да мантый алмыйлар. Инкыйлаб һәм колхозлашу чорында күтәрелүчеләр яхшы беләләр. Продразвёрстка һәм күмәкләшү вакытында мөлкәтләрен югалтучы татарларның балалары әтиләрен талап Себергә җибәрүчеләрдән үч алачак әле. Җибәрүчеләрнең үзләрен таба алмаган очракта, аларның балаларын, соңгы чиктә, хатыннары ягыннан булган кардәшләрен дә тынычлыкта калдырмаячаклар, үч алып, канәгатьләнү эзләячәкләр…
Шәһит Юкәлегә алып бара торган сукмакка чыкканда, авылдашлары, чокыр аша калкулык битенә менеп, Каенлык дип йөртелгән зират янына җитеп киләләр иде.
Улы кайтуына әнисе талкан пешереп тора иде. Әнисенә карамаска тырышып, Шәһит китапларын киштәгә куйды да, кулын юып, табын янына утырды.
– Әллә берәр малай белән сугыштыңмы? – диде Хәсәнә абыстай, улының йөзенә күз ташлап алу белән.
– Юк, сугышмадым.
– Әллә остазларың алдында гаебең бармы?
– Юк.
– Нишләп соң шулай сөмсерәдең? Балтаң суга төшкән шикелле йөрисең.
Ана сизенә иде. Әтисез калган балаларны рәнҗетү берни тормый. Әтисез үскән балаларның язмышы кызганыч. Ата кеше бала тәрбияләүгә аз катнаша. Хәтта ул баласының ничек укуы, кемнәр белән дуслашуы, ниләр белән мавыгып, кызыксынып үсүе турында ныклап белмәскә дә мөмкин. Баланы әтисенең исеме саклап үстерә. Гаилә башлыгының исеме, йорт тирәсен уратып алган таш койма шикелле, баланы җил-давылдан, кимсетүләрдән саклап тора. Балага кул сузучы яисә тел тидерүче, иртәме, соңмы, үзенең бу кыланышы өчен аның әтисе белән эш итәсен тоеп, белеп тора. Таиповлар әтисез үсәләр. «Әтисез» сүзе ятимлекне яисә балаларның «җилдән» туганлыгын аңлата. Әмма Таиповларны бөтенләй үк әтисез дип тә атап булмый. Алар әтиләренең исәнме, түгелме икәнлеген генә белмиләр. Әтиләре бар да шикелле, шул ук вакытта юк та. Башка илләрдә, урыс дәүләтендә яшәгән халыклардан тыш, мондый хәлнең тарихта булганы бар идеме икән? Бернинди җинаять эшләмәгән, закон бозмаган кешене бер көнне киләләр дә алып китәләр. Сәбәбе бар-барын…