.

Читать онлайн.
Название
Автор произведения
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска
isbn



Скачать книгу

авыл халкын куркытып, көчләп колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Бераздан, айныгач, юкәлеләр, колхоздан чыгаруны сорап, волостька гариза яза башлаганнар. Шул гаризаларны тикшерергә Туймазыдан килгән комиссия кешеләре, йорт саен кереп, сорашып, тикшереп йөргән. «Кем язган ул гаризаларны? Кем язганын әйтмәсәгез, авылыгыз белән барыгызны сөргенгә җибәрәбез», – дип куркыта башлагач, Миңлебикә исемле хатын, картлар белән киңәшкәннән соң: «Ул хатны Лотфулла хәзрәтнең өлкән малае Зөфәр язды», – дигән. Татар авылының аксакаллары, җитди мәсьәләне хәл итәр алдыннан, кат-кат киңәшкәннәр булса кирәк.

      Татар авылының аксакаллары. Сакалына көмеш төсе кергән һәр карт аксакал була алмый. Аксакал вазифасы ифрат җаваплы санала. Авыл җәмәгатьчелеге каршында, вөҗданыңа тап төшермичә, гаделлектә абруеңны саклап калу. Шушы таләпне үти алучылар гына аксакаллыкка ирешә. Аларны беркем сайламый. Әгәр авыл халкы синең акылыңа, тормыш тәҗрибәңә, иманлылыгыңа ышана икән, сиңа киңәшкә йөри башлый. Аксакал җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алудан сак булырга тырыша, үзенә тиң картлар белән киңәшкә керә. Менә шушындый очракта гына аксакаллык үзен аклый ала. Зөфәр мәсьәләсендә аксакаллар да ялгышканнар: «Хатны балигъ булмаган бала язды дип әйтсәк, аңа тимәсләр», – дип уйлаганнар. Тикшерүчеләр большевиклар мантыйгына таянып эш иткәннәр. Мулла гаиләсендә тәрбияләнгән «көчек инде өрә» башлаган, янәсе. Мулла баласы озакламый контрга әйләнәчәк. Чара күрергә кирәк. Шулай итеп, Лотфулла хәзрәтнең унөч яшьлек өлкән улын кулга алып, төрмәгә ябып куйганнар. Гаиләдә ата урынына калган баш бала да төрмәдә… Зөфәрне утыртканнан соң, Хәсәнә абыстай бер көтү яшь бала белән ялгыз кала. Икенче бала Рәшиткә ул чакта унбер яшь, Әфләхкә – тугыз, Әхсәнингә – дүрт яшь, Әбүзәр әле яңа икенче яшенә чыгып килә…

      Йа Хода, бер синнән генә ярдәм көтәргә кала! Ташлама ярдәмеңнән! Нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрәсең бу казаларны?! Якла безне, Ходаем, түземлек, көч бир! Йа Раббем, көферлектән, гөнаһлардан сакла безне!

      Хәсәнә абыстай, берсеннән-берсе яшь биш сабыйны ачка үлүдән саклап, ялгызы бәргәләнгәндә, ишле гаиләне хәзрәтнең үз кулы белән салган хәләл йортыннан куып чыгаралар. Кышкы салкыннар башланган чак. Тышта декабрь суыклары. Биш баласын кочаклап, урамда, салкын кар өстендә кала абыстай. Шул чакта юкәлеләр совет властеның кешеләргә карата булган мөнәсәбәтен аңлый башлыйлар. Большевиклар гади халыкка мул, рәхәт тормыш вәгъдә итә. Ләкин, битлекләрен салдырып алсаң, аларның ерткычныкына охшашлы азау тешләре күренә башлый. Байларны – хәерчеләндерү, ярлыларны баету аларның төп максаты, бөтен эш-гамәлләре шушы ниятләрен тормышка ашыруга корыла.

      Мулла гаиләсен коткарган өчен җәзага тартылу куркынычы булса да, Бәдәр түтәй Хәсәнә абыстай гаиләсен бушлай фатирга кертә.

      Өлкән балалары тормышта үз урыннарын таптылар. «Нинди язмыш көтә минем төпчегемне?» – дип кайгыра иде Хәсәнә абыстай. Шәһитемнең өметләре тормышка аша алырмы? Ирешә алырмы ул бәхетенә? Әллә аны да әткисе язмышы көтәме?