Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

Эшкә бик булган бит.

      Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде, сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

      – Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым, – дип, Миңлегали башын тотып яшь түкте. – Бура керсә – бетте диген инде. Йә мин үлеп калам, йә мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү – тәгаен генә үлем инде ул…

      Төн уртасы авышкач кына, юрган-мендәрләр күтәреп, Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәб булды.

      – Барыгыз, бар, – диде Зәйнәб җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа Алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама… Үзеңә тапшырдык.

      Ләкин сагыз исе килеп торган яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп яшь сыкты, берөзлексез сөйләнде.

      – Без яши белмәдек, әй, дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып, синең җаныңны каһәрләдем. Шуның киялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек…

      – Малай туса, ни исемле кушарсың? – диде Хәкимулла, авыр сулап. – Мин, нишләптер, малай булыр дип уйлыйм.

      Васфикамал аңа тагы да ныграк елышты.

      – Малай булса – Нәриман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизерәк кайт.

      Хәкимулла авыр сулады.

      – Их, шушы төнне зур күсәк белән терәтеп торырга, – диде ул, ачынып…

      …Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә йөгерешеп керәләр, кызу-кызу тәмәке суыралар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар, башларын селки-селки, урамга борылдылар. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

      Ал кисәргә, гөл кисәргә

      Үтмәс кайчыларыбыз;

      Киләсе ел бу вакытта

      Булмас кайсыларыбыз?..

      Капка асларында койрыкларын кәкрәйтеп йөргән этләр күккә карап елаштылар. Тальян, шөлдер тавышына эт заты чыдый алмый… Койрыкларын җиргә терәп утыралар да капка төбеннән китмичә генә күккә карап елыйлар. Бу тавыш күңелләргә шом сала. Нәрсәдер бар, дөньяның кай төшендәдер гаделсезлек бар… Эт күңеле сизгер, ул зерәгә генә алай шыңшымый. Хәер, этләр генә түгел. Шөлдер, гармун тавышына атлар да борчыла. Әсәренгән атлар борын тишекләрен киңәйтеп, башларын