Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.

      Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә, озакка сузылып, башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар – ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Ревкомиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр, һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып, ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.

      Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:

      Ударниклар тиз сизәләр

      Әйле-шәйле кешене:

      Кара такталардан төшми

      Ялкауларның исеме.

      Атлар төз лапас астына кереп буталдылар. Чоланга киез итектән, күлмәк изүләрен ачып җибәргән кызгылт йөзле Борһан килеп чыкты. Аның теле телгә йокмый иде.

      – Һу-у, күршеләр килгән икән, түрдән рәхим итегез, – дип, ярты пот бодайны кадерләп кенә кулына алды.

      Пар чыгып торган ярым ачык ишектән өйдәге мәҗлеснең тавышы ишетелде:

      Барын тар-мар китерик тә,

      Сатып эчеп бетерик тә

      Читкә таярбыз…

      Кайгырма ла, Сәрбиҗамал,

      Баш сау булса, малның җаен

      Үзебез табарбыз…

      Егетләр бераз каушап калдылар. Ул арада Борһан, этеп-төртеп дигәндәй, аларны эссе өйгә кертеп тә җибәрде. Түрдәге сәкедә таныш түгел ике кеше чәй чокыры белән ачы бал чөмереп утыралар иде. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Миңлегали белән Нургали читенсенеп ишеккә таба чигенделәр. Хәкимулла, бераз гына төшереп алса, үгез кебек куәтләнә һәм үҗәтләнә иде – ул түргә узды. Кызыл йөзле адәмнәрнең берсе карлыккан тавыш белән җыр башлады:

      Сезнең колхоз дигән нәрсәгездә

      Туя икмәк ашап булырмы?

      Шундый матур сүзгә генә ышанып,

      Аерым хуҗалыкны ташлап булырмы?

      Авызы ерылган икенчесе тамак төбе белән генә кыска көйгә җырлап җибәрде:

      Хатын-кызлар уртак,

      Маңгайларга…

      Бу җырны егетләрнең моннан биш-алты ел элек ишеткәннәре бар иде. Бу яңа нәрсә түгел. Нишләргә? Председатель Тимерхан бит аларга, ишегалдына кертеп бирегез