Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

армиясенең нәрсә икәнен, Пруссия алпавытларының Рәсәй халкына карашын Кара Чыршы авылында Шәйхи карттан да тирәнрәк аңлаган кеше кем генә бар икән? Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат бер немец алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының философия факультетын тәмамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән, диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, ормады-сукмады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әмма крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: философ һич тә бу әсирләрне кешегә исәпләми, аларны эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе бер көн дә ялгыштырмыйча боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, бер минутка да ялгыштырмыйча нәкъ төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның, иртән кырга килеп, әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, нәкъ бер үк сәгатьтә, бер үк минутта һәр көнне болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу – салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде. Шуңа күрә сугыш башланган көнне, беренче тапкыр урамга чыгу белән, ул бер генә сүзне кабатлады:

      – Ярманда машина күп, җәмәгать, – диде ул, – Аллага тапшырдык. Батырлыкка безнең халыкка чыкмый чыгуын, иллә мәгәр тегеләрдә корал таза. Аларның карчыклары да, базарга барганда, бисәпилкегә генә утырып чабалар. Уйнама син алар белән…

      Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып көйрәттеләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуй итеп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде – морҗачы гына килеп җитмәгән иде. Ничек инде ул шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар…

      Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде, аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән, беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки, ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Аннан күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар! Ә осоавиахимчылар? Добрахимчылар дип йөрткәннәр иде үзләрен башта. Алар сөйлиләр иде, имеш, иптәш Ворошилов бер чакрымнан атып инә күзенә тидерә дип. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, германың түгел, чуртым да чыдамас! Бер карыш та бирмибез дип әйттек бит моңарчы.

      Шулай