Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

тарантас тавышы ишетелә. Борһан колакларын сагайтты. Тарантас авылга таба килә иде. Менә бервакыт җан-фәрманга чабып күпергә яхшы ат килеп керде. Борһан мәче тизлеге белән тал төбеннән сикереп чыкты да атның башына асылынды. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. Тарантас эчендәге кеше очып ат артына – тәртә арасына барып төште. Авылда этләр өрә башлады, атның дилбегәсе чорналды, ал арба борылып, тарантас ауды. Тәртә астыннан, ат аяклары арасыннан сузылып килеп чыккан кеше Нәбиуллин икән. Ул караңгыда Борһанны чамалап алды.

      – Борһан, син нишлисең?

      – Ә мин каграз дезертирларны тотам.

      – Җибәр атны, син нәрсә, мине танымыйсыңмы әллә?

      – Тануын таныйм, но җибәрә алмыйм. Мин бүген каграз дежур.

      – Соң дежур булсаң бул, мин бит – Нәбиуллин. Син бит исерек, җибәр атны!

      – Ие, мин исерек, но мин каграз дежурыем.

      – Борһан, мать честная! Җибәр, дим, атны, син бит ләх исерек…

      – Ие, мин исерек, но мин каграз дежур бүген. Каграз мин дезертирлар тотам. Пчаму син фронтта түгел? Ә? Менә мин дежур бүген…

      Нәбиуллин чак-чак кына бу бәладән котылды. Урамда тавыш ишетеп, күпер янына Шәяхмәт төшкән иде, ат башыннан Борһанны шул гына аерып алды.

      Берничә көннән Борһан сугышка чыгып китте.

      Ашау белән генә түгел

      Сугыш башлангач та Заһри башта үзен кайгыртты. Улының әле сугышка яше керми иде. Райондагы таныш-белешләренә берничә түшкә сарык озатып карады, аннан шыпырт кына районга ике йөк каен утыны илтеп кайтты. Ләкин комиссиягә чакырудан туктатмадылар. Тән, теш, күз таза – нәрсә дип сугыштан калырга кирәк? «Тукта, исәп кирәк, хисап кирәк, унике пот арпа онына ничә ат кирәк?» диләрме әле. Берничә сарык һәм ике йөк утын эшли алмаган эшне ике такта чәй әйләндереп чыгарды. Дөресрәге, Хәбирә карчыкның дәвасы коткарды.

      – Менә, күрше, синең үзеңә генә өйрәтәм, – диде карчык, – шушы гөмбә череген кич ятканда колагыңа өрдер. Бер көн өрдер, өч көн өрдер, җиде көн өрдер. Колагың саңгырауланыр. Мичкә тәгәрәткән бәрәңгедән башка ризык ашама – йөзең саргаер. Иртән йокыдан торгач, бер чокыр тәмәке суы эч – йөрәгең кагар. Комиссиягә барасы көнне ике чокыр эч. Инде бик тә каласың килә икән – үз тизәгеңне аша. Сугыш беткәч, боерган булса, өемне сипләп бирерсең.

      Ул көннәрдә Хәбирә карчык Заһрилар белән ике арада күп чабулады. Кара Чыршының МТСта шофёр булып эшләүче бер егет әйткән, имеш:

      – Ну, шушы Хәбирә карчыкның ботына счётчик куяр идем, көненә күпме җыяр иде икән? – дип.

      Чыннан да, аның эше авыр иде: өрлек кадәр Заһрины чирлегә чыгарырга кирәк иде.

      Атна-ун көн үтүгә, Заһри саргаеп кипте, күрше-күлән белән сөйләшкәндә колагына кулын куеп тыңлый башлады. Халык арасында төрле хәбәр таралды. Имеш, комиссия вакытында военком үзе килеп кергән дә, Заһри чыгып барганда, аның янында гына идәнгә чылтыратып акча төшергән. Заһри ялт итеп борылып караган, ди. Ләкин врачлар, йөрәген тыңлап, әлегә калдырып торганнар, ди. Шулай да кодасы Шәяхмәт аны