Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Читать онлайн.
Название Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2
Автор произведения Мухаммет Магдеев
Жанр
Серия
Издательство
Год выпуска 2019
isbn 978-5-298-03754-3



Скачать книгу

бетте, узды ул вакытлар… Не смей сез хәзер теш ыржайтырга!

      Акрын гына иртәнге җил исеп куйды. Ул тәмле йокыдагы кешеләрнең өй түбәләрен сыйпап узды. «Йоклагыз, адәм балалары, – диде ул гүя, – йоклагыз! Бу – сезнең тыныч иртәләрегезнең соңгысы. Татлырак итеп төш күреп калыгыз – бу татлы төш шулай ук соңгысы. Йоклап калыгыз, сезне зур сынаулар, кара хәсрәт көтә. Нык булыгыз, адәм балалары!»

      Бу җил, күп юллар узып, көнбатыштан килә иде. Кара Чыршы авылы өстеннән ул үткәндә, канатларына кара тәре ясалган самолётлар үлем төяп көнбатыштан көнчыгышка юл алганнар иде инде. Төз гәүдәле, озын сыйраклы, пөхтә киемле герман армиясе фельдмаршаллары, генераллары танкларын, тупларын тыныч йокыда җәелеп яткан Россия кырларына кертә башлаган минутта Кара Чыршы авылы, чыннан да, татлы йокыда иде әле.

      Кайтулар булмас инде…

      Кырда иген чайкала, иген чайкала…

      Бу – елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый: кырда ниндидер зәңгәр дулкын йөгерә, арыш басуы яшелле-күкле булып сөрем эчендә кайный. Көр басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте, моннан соң инде көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, ул инде дулкынланмас. Аны урып алырлар, борчак җиреннән кайтышлый ял итәргә чүмәләләр арасына торналар төшәр. Көз җитәр… Һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит, әле сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. Ә хәзер арыш басуы өстеннән җил йөгерә, сагыш арта…

      Арыш басуы уртасындагы тузанлы юлдан кара-туры атында чатыр чабып Ташлытауга таба Тимерхан чыгып китте. Аның сиртмәсенең тавышы үзе күмелгәч тә басу түреннән ишетелеп торды.

      – Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

      Сугыш, сугыш…

      Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Шәяхмәткә сугыш нибары ярты ел эләгеп калды. Ә менә аның өлкән абыйсы Шәйхигә кирәгенчә эләкте. Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төшкән Шәйхине эчке Германиягә озаттылар.

      Шәйхи солдат шул вакытта Һоһенцоллерннарның җәнүби Алманиядәге язгы сарайларын күреп телсез калды. Дөньяда Һоһенцоллерннар да яшәгән, Кара Чыршының Кәлимулла Шәйхие дә яшәгән! Бу сарайның һич тә тарантас лапасы, мүкле абзар, Кәлимулла карттан калган иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычлар кырына асылынып үскән әллә ниткән җимешләр… Салават күперенең бөтен төсен чагылдырган түшәмнәр, күтәрелеп карасаң, бүрегең төшәрлек манаралар. Аяк астында им өчен бер шырпы кисәген тапмассың… Бераздан исә ул Вюнсдорфка күчерелде.

      Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар, алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда