Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

сорау тагы да артты. Ләкин Американың бик еш мода алыштырырга яраткан хатын-кызларына мехның йә ачыграк төслесе, йә тоныграк төслесе кирәк була иде. Без, билгеле, бу таләпкә яраклашырга тиеш идек. Ләкин ничек итеп? Җәнлек бит кулдан эшләнми, үзе кебек җәнлектән туа. Аның төсен бик аз гына үзгәртү дә гаять катлаулы, нечкә эш. Менә шул эшкә Тамара Сергеевна кереште. Бик әһәмиятле нәрсә иде бу безнең өчен… Әйтергә кирәк, бер-ике елдан соң Тамара Сергеевна өметле генә нәтиҗәләргә дә иреште, ягъни аның ихтыяры белән безнең төлкеләр йә ачыграк, йә тоныграк төсле булып үсә башладылар…

      Мин биредә бу эшнең махсус якларына керешеп тормыйм, әгәр кирәксә, анысын соңыннан сөйләрмен, ә хәзер тизрәк төп вакыйгага барып җитәсем килә. Билгеле инде, бу зур уңыштан соң Тамара Сергеевнаның дәрәҗәсе тагы да үсте, кадере тагы да артты. Бу аның үзенә дә, һичшиксез, зур юаныч, зур канәгатьләнү китергәндер. Ләкин ул безнең арада, оясыз кәккүк шикелле, һаман ялгыз иде.

      Кырык сигезенче елның җәендә ул, ял алып, ниһаять, Ленинградка кайтып китте.

      Озатканда барыбыз да, моның бөтенләй китүедер, кире безгә кайтмас инде дип, аңа һәртөрле уңышлар, бәхетләр теләп калдык. Ул үзе дә, ачыктан-ачык әйтмәсә дә, шундыйрак ният белән кайтып китте шикелле. Озаткан чакта, ул, дымланган күзләре белән кызганыч елмаеп, безгә: «Хушыгыз, дуслар, әгәр күрешмәсәк, яманат белән искә алмагыз!» – дип китте. Моны инде чынлап та бөтенләйгә саубуллашу дип аңларга кирәк иде.

      Ләкин… ялы тулуга, Тамарабыз кире кайтып төшмәсенме! Сез, бәлкем, ялдан кайтмыйча калырга ярамый бит, диярсез. Дөрес, әмма эвакуацияләнгән кешеләргә үзләренең торган җирләренә бер тоткарсыз кайтып китү хокукы бирелгән иде, шуңа күрә Тамара Сергеевна Ленинградтан кечкенә бер гариза кисәге җибәрсә, шуның белән эше дә бетә иде. Ләкин ул кайтты, Ленинградтан Бөрелегә кайтты. Ни өчен, ни сәбәп? Үзе ул безгә бары:

      – Сездә аяз көннәр күбрәк, шуның өчен кайттым, – дигән булды.

      Асыл сәбәбен төпченеп сорашу, әлбәттә, читен иде, берәү дә моңа җөрьәт итмәде.

      …Кайтты һәм яңадан үзенең фермасында, үзенең кыргый сылу төлкеләре арасында эшләп йөри башлады.

      …Айлар үтә, еллар үтә, рәхимсез вакыт кешегә бирелгән гомер йомгагын акрын гына сүтә бара. Тамара Сергеевна безгә килгәндә егерме алты-егерме җиде яшьлек нәфис хатын иде, инде менә утыз бишкә дә җитеп килә. Кара чәчләрендә сирәк кенә ак җепләр дә күренгәли башлады, күз төпләрендә вак кына челтәр дә пәйда булды, яңак сөяге астына беренче сызык та ятты. Ләкин шулай да ул яшьлек гүзәллекләрен җуеп бетермәгән иде әле. Гәүдәсе һаман шулай җыйнак-сылу, хәрәкәт-йөреше җиңел, бите чиста, кара күзләре якты, иреннәре тулы, саф… Ләкин барыбер инде ул – көзге чәчәк, тагын берничә ел – һәм ул сабагында шиңәчәк.

      …Бу әле кешенең, ничек дип әйтим, тышкы ягы, тышкы яктан булган үзгәреше генә. Ә аның эчендә ниндирәк процесс бара? Бу кадәресе тагы да катлаулырак һәм газаплырак түгелме?

      Менә хәзер мин сезгә аның бездән китүенә сәбәп булган вакыйганы сөйлим.