Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр… Әгәр чынлап эзләсәгез, сез бу урында балалар имезлеге дә табар идегез… Менә болар барысы да – бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләре!.. Сез беләсез инде: бу шомлы дәһшәт, бу рәхимсез явызлык безнең җир өстенә көнбатыштан килде.

      Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. Без – мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре, чия-ләр – аның ямьле бизәкләре, аның тәмле җимешләре идек. Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек… Безнең нәкъ уртабызга ул – көнбатыштан килгән ерткыч вәхши – авыр бомба ташлады. Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргытылдык. Бу күз ачып йомганчы булды… Соңра төтен һәм тузан таралды. Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан бернәрсә дә булмагандай балкый иде. Мин инде аны яңа урынымнан күрдем, башка бернәрсә дә күрмәдем һәм күрергә мөмкин дә түгел иде… Бомбаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетәргә өлгермәгәндер, мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар…

      Кызганыч хәшәрәтләр!

      Кеше, нигә сез шулкадәр миңа сокланып карыйсыз? Мине оялтасыз… Яшерә алмыйм, сезнең карашыгыз шулкадәр тансык миңа… Сезнең әнә шунда, югарыда басып торуыгызга да әйтеп бетергесез шат идем. Ә сез, иренмичә, минем яныма төштегез. Менә өстемә иелдегез, менә калтыранган олы кулларыгыз белән, сакланып кына, мине тотып карыйсыз! А, Кеше, рәхмәт сезгә, рәхмәт!.. Ком өстендә калган эзләрегез минем өчен миһербанлы үтүченең җылы тыны белән йөземә сулаганын һәрвакыт исемә төшереп торган иң кадерле эзләрдән булыр. Моннан соң мин бер кояшка, бер сезнең эзләрегезгә карармын. Чәчәгемнең һәр яфракчыгы белән сезгә исәнлек, сезнең туган илегезгә, гөлбакчаларга кайтуыгызны иртә-кичләрен тели торырмын. Сез белсәгез иде: без, чәчәкләр, кешеләрне ничек сөя, ничек алар янында булырга ярата идек! Кайчандыр ак пәрдәләр җилфердәшкән тәрәзәләр эченнән яңгыраган дәртле тавышларын, шат көлүләрен, моңлы җырларын сөенә-сөенә тыңлый идек. Сылу кызларның ак куллары белән безне өзеп алып, дәртләнеп тибрәнгән күкрәкләренә кадаганда, без ничек бәхетле була идек! Шат балаларның бәйрәмнәрдә, мәк сипкән ак булкалар күтәреп, бакча сукмакларында чабышып йөрүләренә сокланып караудан туймый идек… Әйе, әйе, мин ышанам, мин тормышның мәңге бетмәве, чәчәкләрнең кешеләрдән бервакытта да аерылмавы белән бәхетлемен, мин ялгызлыгымнан һич тә зарланмыйм!

      – Кеше, сез китәргә җыенасыз! Сездән аерылып калу авыр миңа… Сез кичерегез мине… Бу тик вакытлы гына… Әйе, сез барыгыз! Хәерле юл сезгә! Ерак юлларыгызны җиңел үтегез!.. Сез көнбатышка