Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

җибәрә һәм, чабак сагалаган чуртан шикелле, кызлар күзәтә. Теләсә кемгә ташланырга тормый ул, сайлап кына дәшә, простой ферма кызлары белән эре сөйләшә, аларга ни әйтсә дә ярыйга саный, ә культурныйрак туташлар белән сүз башлый калса, аларга инде «сез үзегез», «без үзебез» дип сайрарга тотына, бөгелгәләп тә ала, кулларны да матур гына уйнаткалап куя. Мондый «нечкә» кыланышларны ул каяндыр отып алырга өлгергән иде инде, күрәсең, безгә килгәнче урыннан урынга еш кына күчеп йөрүләр аның өчен бушка китмәгән. Күпме-азмы шомарган егет! Шулай да кызлар аның тирәсендә үзләрен, утка пешүдән курыккандай, сак тоталар иде.

      …Иптәшләре арасында Петя бозык яки начар холыклы егетләрдән саналмый иде. Әтәчләнеп, кешеләргә бәйләнеп йөрми, юктан да тавыш куптарырга тормый, йодрыгы белән масаймый, теле белән мактанмый, кыскасы, тупаслыкны егетлеккә санап, скандаллар герое булып йөрүчеләрдән түгел иде. Ул хәтта аз сүгенә дә иде (ә бу әшәкелек бер категория яшьләр арасында шактый тарал-ган чир бит), бик ачуы килгән чакта гына, дүртюллык шигырь әйткәндәй, рифмалап сүгенеп җибәрә торган иде. Эчү белән дә артык мавыга иде дип әйтеп булмый аны, тик получка вакытларында гына салгалый иде. Бусы инде традициягә хөрмәт. Слесарь булсын да получкада эчмәсен, имеш!

      Егетнең максаты нәрсә, нинди интереслар белән яши ул – әйтүе читен. Нәрсәгә булса да омтылышын ул бервакытта да сиздермәде. Гомумән, аз сүзле егет иде ул, акылын эшләтергә яратмый иде шикелле, карасу шома йөзендә берни юк дияр идем, тик кеше әйткән пустяк сүзгә дә көлеп җибәрергә әзер тору гына бар. Сез тагын аны томана, мокыт нәрсә икән дип уйлый күрмәгез, һич алай түгел. Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер, кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә, кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә), ә инде берәрсе аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба, йодрыгын да иснәтә белә. Так что, бу юаш икән дип, бармагыңны авызына тыга күрмә!.. Ләкин характеры белән ваемсыз, пошыну белмәс, нибарына канәгать булып яшәүче бер кеше иде ул. Андый кешенең тормыштагы кагыйдәсе: «Әйдә, ярар!»

      Әмма ул төскә-башка бик чибәр егет иде. Урта буйлы, бик төз, җыйнак тыгыз гәүдәле, көч үзендә яман булырга тиеш, беләкләрендәге таштай мускуллары буын-буын калкып тора. Кашлары куе кара, керфекләре озын, борыны туры, ияк очы чокырлы, ә тешләре, үлчәп эшләнгәндәй, тип-тигез дә ап-ак… Ялкау гына атлап йөри ул, гүя көче-куәте тамырларына кургашын булып таралган.

      Менә шундый егет иде безнең Петя Котов. Һәм шушы егет белән хөрмәтле Тамара Сергеевнабыз ачыктан-ачык тора башлады. Чыннан да, хәйран калдырырлык һәм уйландырырлык хәл бит бу!

      Сезне, бәлкем, ничек итеп алар табышканнар да кушылып киткәннәр дигән сорау борчый торгандыр. Бу кадәресе безнең шартларда читен эш түгел. Мондагы халык барысы да бер җиргә тупланган, барысы да бер хуҗалыкта эшлиләр, хәтта таптап йөргән сукмаклары да бер үк… Шулай булгач, Тамара Сергеевна белән Петяның күптән бер-берсен күреп йөрүләре бик табигый. Аннан Петя еш кына аның фермасына тегене-моны төзәтергә барып