Название | Матурлык |
---|---|
Автор произведения | Амирхан Еники |
Жанр | Современная русская литература |
Серия | |
Издательство | Современная русская литература |
Год выпуска | 0 |
isbn | 978-5-298-03832-4 |
Күреп үткәнебезчә, повестьның төп герое Гөләндәм образының реаль шәхес булуы шик тудырмый. Шуңа күрә Салих Сәйдәшевнең аралашу даирәсендә булган яшь кыз истәлекләре һәм аның шәхси хаты әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктан алып язылуына шик калдырмый.
Мәгълүматлардан күренгәнчә, әдәби әсәрдә Сәйдәш образын тудырганчы, Ә. Еники аның шәхесен өйрәнә. Әдип белән булган әңгәмә вакытында, Салих Сәйдәшевкә багышланган әсәре турында сүзен дәвам итеп, ул болай диде: «Соңыннан мине Сәйдәшнең танылган еллары турында язарга кыстый башладылар. Күпме уйласам да, хыяллансам да, ул эшкә керешә алмадым… Үземчә болай аңлата алам: иң беренче чиратта композиторлык иҗаты миңа таныш нәрсә түгел. Музыка ничек туа? Ул бик нечкә нәрсә булса кирәк, шуңа күрә профан, дилетант булып язарга ярамый. Салих мәрхүм әйтә торган булган: «Минем колагымда һәрвакыт музыка яңгырап тора», – дип. Ничек яңгырый? Илһам аңа ничек килә? Аларны ничек белергә?»
Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшев – Ә. Еникинең күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Ул аны «фаҗигале шәхес» дип атый. Әдип Сәйдәшнең беренче чиратта халык композиторы булуына игътибар юнәлтә: «Сәйдәшне исә халык таныды, халык күтәрде…» – дип күрсәтә ул.
Гомумән, Ә. Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда халыкта югалып баручы гореф-гадәтләрне, традицияләрне кайтаруның бер чарасы итеп музыканы күрсәтә. Милли музыка, аның танылган вәкилләре турында шул чор белән бәйле әдәби әсәр язып, Ә. Еники татар көе-моңының матурлыгын күрсәтүгә ирешә, музыканы иң тәэсирле сәнгать, иң бөек көч итеп сурәтли. Шуның белән бәйләп, чорның төрле дәрәҗәдәге шәхесләрен әдәби образлар ярдәмендә сурәтләргә ярдәм итә.
Ә. Еники белән очрашу, аралашу 1990 елларда мин кандидатлык диссертациясе өстендә эшләү барышында булды. Аралашу вакытында сүз күбрәк әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте турында барды. Шуны тоймый мөмкин түгел иде: күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең шәхесе, аның мәхәббәт тарихы язучыда зур кызыксыну уяткан иде.
МӘК ЧӘЧӘГЕ
(Нәсер)
Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган ялгыз мәк чәчәге, чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап, шулай сүз башлады:
– Кеше, сәлам сезгә! Ерактан киләсез шикелле, арыганга охшыйсыз, аякларыгызда тузан, битегез тирләгән, утырып ял итегез, булмаса… Менә шулай! Сез минем әрсезлегемне кичерегез! Бик күптән инде кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!.. Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята. Чокырдан югары анда, тирә-юньдә нәрсә бар, нинди чәчәкләр үсә, нинди