Матурлык. Амирхан Еники

Читать онлайн.
Название Матурлык
Автор произведения Амирхан Еники
Жанр Современная русская литература
Серия
Издательство Современная русская литература
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-03832-4



Скачать книгу

чайкап куя… Бөтен бәла шунда, минемчә, Петя Котов, гомумән, интим мөнәсәбәтнең никадәр изге-яшерен булырга тиешлеген, якын кешеңнең намусын, чисталыгын саклау белән бәйләнгән булуын аңлаудан ерак тора иде. Һәм аның әнә шулай үз ишләренең пычрак шаяртуларына кинәнүен күргәннән соң, Тамара Сергеевна очрый калса, аңа каравы әллә ничек авыр да, уңайсыз да булып китә иде. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ихтыярсыздан әлеге гайбәтчеләр сүзе күңелгә килмичә калмый иде.

      Ә Тамара Сергеевна – горур хатын, һаман элеккечә башын текә тотып, иренен кысып йөри бирә. Гүя беркемдә, бернәрсәдә эше юк, бары фермасын да өен, кара төлкеләрен дә Петясын гына белә. Хәтта, мин әйтер идем, аның горурлыгы соңгы вакытларда көчәя төште, әйтерсең горурлык аның өчен һәртөрле начар сүз, яман карашлардан саклый торган бердәнбер калкан иде… Әмма шулай да бу акыллы хатынның җаны тыныч булмаска тиеш иде. Ул әллә егетнең ни уйлап масаюын, аңа, үзеннән сигез яшькә олы хатынга, ничегрәк каравын, ниһаять, аның иң кадерле, иң яшерен хисләрен ятларга фаш итүен сизмәгәндер дисезме? Юк, сизгәндер, Петя аның өчен табышмак түгел ич! Һәм горур ханымга вакыт-вакыт бик хурланырга да, әрнеп сыкранырга да туры килгәндер, әлбәттә. Ләкин ниләр генә кичермәсен, бөтенесен дә ул, бердән, үзенең әнә шул горурлыгы, икенчедән, яшерен өмете белән җиңәргә тырышты булса кирәк… Әйе, бик гаҗәп иде болар барысы да безнең өчен, әмма вакыйга үзе ахырда бу сәер төенне чишеп бирде безгә!

      …Сүз бит Тамара Сергеевнаның ни өчен бездән китүе турында башланган иде. Тыңлагыз, бу аяныч вакыйганың соңы бик гыйбрәтле.

      Шул елның көзендә (ә алар – Тамара белән Петя – җәй башында кушылганнар иде) бер механикны Ленинградка алты айлык курсларга җибәрергә кушып, безгә главкадан язу килгән иде. Менә шул хәбәрне ишеткәч тә, Тамара Сергеевна тиз үк директорга килеп җитте. Ул бик үтенеп директордан курска Пётр Котовны җибәрүен сорый башлады. Директор коры гына «карарбыз» дию белән чикләнгәч, ул парткомга да кереп сөйләште. Аңардан «Ни өчен ул хәтле Петяны җибәрәсегез килә?» дип сорагач, Тамара Сергеевна, мескен, хәтта уңайсызланып та калды. Асыл теләген әйтергә кыймыйча, шунлыктан дулкынланып, ул Петяның яхшы слесарь, әйбәт кеше булуын, тик аңа уку җитмәвен исбат итәргә кереште. Хәер, ни өчен дип сорау урынсыз да иде, болай да хатынның теләген аңларга мөмкин иде. Әгәр курс бүтән бер шәһәрдә булса, ул, бәлкем, бу кадәр ялварып сорамаган да булыр иде. Ләкин Ленинград бит, аның туып үскән шәһәре! Йә, ничек ул үзенең Петясын шунда җибәреп, укытып-йөртеп кайтарырга теләмәсен, ди?!

      Әлбәттә, совхоз җитәкчеләре каршында Петя Котов курска җибәрер өчен бик үк лаеклы кандидатлардан түгел иде. Аңардан куда шәбрәк егетләр бар иде. Ләкин Тамара Сергеевнага хөрмәт йөзеннән, аның телдән әйтә алмаган изге теләген аңлап дигәндәй, Котовны курска җибәрергә булдылар.

      …Китәр көннәр якынлашкач, Петя мастерскойдагы иптәшләре алдында болай дип мактана икән: «Беләсезме, егетләр, минем