Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Иң зур сер / Самая большая тайна

    Раил Гатауллин

    «Иң зур сер» – Раил Гатауллинның беренче китабы. Җыентыкта авторның төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре туплап бирелде.

    Самат батыр

    Галимьян Гильманов

    Китапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, табышмаклары һәм әкиятләре тупланды. Маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

    Балык теле / Рыбий язык

    Булат Ибрагим

    «Балык теле» – Булат Ибраһимның тәүге китабы. Автор шигырьләрендә бүгенге көннең вакыйга-күренешләрен, проблемаларын, милләт язмышы турында уйлануларын укучыга нечкә тоем аша җиткерә.

    Робагыйлар / Рубаи

    Расих Ханнанов

    Әлеге китапка Уфада яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм драматург Расих Ханнановның төрле елларда язылган робагыйлары туплап бирелде. Җирдә яшәүнең максаты, бүгенге тормыш-яшәеш, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланулар әлеге дүртьюллыкларда төп лейтмотив булып тора.

    Рощей певчих рос

    Иван Грай

    В книгу казанского поэта Ивана Грая вошли стихотворения, многие из которых известны читателям по ранее изданным сборникам. Книга состоит из семи частей, представляющих основные ипостаси его мировосприятия. Композиционно они объединены своеобразным поэтическим стилем, составляющим непредсказуемый, но остро ощутимый, духовный микро- и макрокосмос автора.

    Рождество в зоне

    Роза Хуснутдинова

    В книге Р. У. Хуснутдиновой «Рождество в зоне» представлены рассказы о реалиях современной российской жизни. О заброшенных деревнях, о нарастающих проблемах «простого» человека, о незащищённости стариков и детей, об одиночестве человека в современном большом городе. Порой в реалистическую ткань повествования вплетаются элементы фантастики. И тогда даже самая безнадёжная ситуация заканчивается благополучно, жизнь продолжается…

    Рожденный революцией. История комсомола Татарстана. К 100-летию Всесоюзного ленинского коммунистического союза молодежи = Революциядђ туган. Татарстан комсомолы тарихы. Бљтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьлђр берлегенећ 100 еллык юбилее ућаеннан

    Андрей Ершов

    Книга посвящена славному пути комсомола Татарстана – боевого авангарда молодежи республики, надежного помощника Коммунистической партии и ее боевого резерва. С помощью документов и фотографий показана более чем семидесятилетняя история борьбы, героических свершений и творческого поиска. Инициатива по созданию книги-альбома к 100-летию ВЛКСМ принадлежала председателю Совета ветеранов комсомола РТ И. Ш. Рахманкулову и была поддержана всеми ветеранами комсомольского движения республики. Альбом рассчитан на широкий круг читателей.

    Чишмәләр иле – игеннәр иле / Родимый край

    Анас Исхаков

    Озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы булып торган шагыйрь Әнәс Исхаков бу китабында үзе белән бергә данлыклы хезмәт юлы үткән хезмәттәшләренең, остазларының, шулай ук гади колхозчылар һәм эшчеләрнең, эшмәкәрләр һәм сәнгать әһелләренең дә чын асылын ачып бирә алган. Туган җирне, чишмәләр, җәйрәп яткан иген басуларын тирән ярату хисләре белән сурәтләү аңа китабын шигъри тәлгәшләр белән бизәргә мөмкинлек биргән. Авторның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия-иман, әхлак-дин мәсьәләләре, җәмгыятьтәге бүгенге көн проблемалары турындагы уй-фикерләре китапта зур урын алган, һәм алар, әлбәттә, укучыны уйланырга мәҗбүр итәр дигән өметтә калабыз.

    Хикәяләр / Рассказы

    Фирузя Замалетдинова

    Язучы Фирүзә Җамалетдинованың бу китабына җәмгыятьнең, кешелек дөньясының яшәү рәвешен төрле төс-сурәтләрдә чагылдырган заманча хикәяләре тупланды. Аларда Намус, Тугрылык, Мәхәббәт кебек мәңгелек төшенчәләр психологик тирәнлек һәм нечкә шигъри тоем аша тасвирлана.

    Колыма хикәяләре / Рассказы Колымы

    Ибрагим Салахов

    Күренекле язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Салаховның әлеге китабында «Колыма хикәяләре» роман-хроникасы бирелде. Әсәрдә тоталитар режимның кешелексез сәясәте, зинданнарда, концлагерьларда хаксызга һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарының ачы язмышы сурәтләнә.