Әлеге җыентыкта Габдулла Тукайның барлык әсәрләре: шигырьләре, поэмалары, прозасы, рецензияләре, фельетоннары һәм публицистик чыгышлары, хатлары турында язылган мәкаләләр туплап бирелде. Һәр мәкалә ахырында теге яки бу әсәргә караган библиографик белешмә дә урнаштырылды. Китап галимнәр, аспирантлар, студентлар, гомумән, Г. Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Язучы Кадим Җәмит бу әсәрендә килмешәк хәленә төшкән адәм баласының катлаулы язмышын тасвирлый. Аның тормыш сазлыгыннан чыгып үз юлын табуын, матурлык, сәнгатькә ябышып һаман алга баруын, һичкайчан югалып калмавын маҗаралы итеп сурәтли.
Журналист, публицист Мидхәт Садыйковның бу китабына әниләр күңелен тирәнтен тоемлап иҗат ителгән хикәя-парчалары, юмористик хикәяләре, әдәбият-сәнгатькә, мәгарифкә кагылышлы публицистик язмалары, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре туплап бирелде.
Словарь будет полезен студентам учебных заведений экономического профиля, практикам предпринимательства, работникам государственных, муниципальных и общественных организаций, журналистам, переводчикам и всем изучающим русский, татарский и английский языки. Издаётся впервые.
Татар кешесе театр сәхнәсенә кайчан менгән?! Тәүге пьесалар язылуга, спектакльләр куелуга ни этәргеч биргән?! ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы сүз сәнгатен төрки халыклар белән багланышта өйрәнү барышында автор шул темаларны тирәнтен яктырта. ХХ – ХХI гасырларда әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә бәйле мәкаләләр дә китапның әһәмиятле өлеше булып тора.
Әлеге мәҗмугага утызга якын төрле буын авторларының шигъри әсәрләре туплап бирелде.
Күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәлилче-галим, мөгаллим, филология фәннәре кандидаты, доцент, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның бу китабы Ватаныбызда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906–1944) киң колачлы шигърияте, фронт лирикасы һәм атаклы «Моабит дәфтәрләре» нең поэтик лингвистикасын, сүз куллану алымнарын, гомумән, тел-стиль үзенчәлекләрен тулаем өйрәнүгә багышлана. Китапка авторның дүрт дистә ел дәвамында газета-журналларда, төрле җыентыкларда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән әдәби-гыйльми, фәнни-публицистик мәкаләләре, кандидатлык, докторлык диссертацияләренә, яңа күзәтү-эзләнүләргә, ачыш-табышларга нигезләнеп язган хезмәтләре тупланды, библиографик белешмә бирелде, чыганаклар күрсәтелде. Авторның әлеге монографик хезмәте укучыларга, студентларга, укытучыларга, тел-әдәбият галимнәренә һәм, гомумән, каһарман-шагыйребезнең иҗаты белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.
В книгу писателя Марселя Галиева вошли лирические эссе, философские размышления о роли, значении и судьбе родного языка, историческом пути своего народа, являющегося одной из ветвей великого тюркского этноса, отметившегося на сцене истории под разными именами: киммерийцы, скифы, сарматы, хунны, булгары, хазары, кыпчаки и т. д., но сумевшего пронести через века, умножая и обогащая, свой язык, культуру и открытость миру.
Издание представляет собой публикацию текста материалов российского дипломатического ведомства XVI в. – Посольского приказа. Предлагаемые источники содержат ценнейшие сведения о политических взаимоотношениях не только между двумя наследниками Золотой Орды – Российским государством и Ногайской Ордой в первой половине 60-х гг. XVI столетия, но и в Восточной Европе в целом.+Работа предназначена специалистам-историкам, преподавателям, студентам и всем интересующимся историей Московского государства и историей тюркских народов.