Татарское книжное издательство

Все книги издательства Татарское книжное издательство


    Разил Вәлиев / Разиль Валеев. Альбом

    Роза Загидуллина

    Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаган бу саллы һәм мул бизәкле альбом-китапта аның шигырьләре, парчалары, автобиографик хикәяләре урын алган. Республика җитәкчеләренең, күренекле әдәбият галимнәренең, мәшһүр әдипләр һәм каләмдәшләренең Разил Вәлиевнең иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган әтрафлы язмалары, төрле елларда төшкән фотолар китапның эчтәлеген баетып, аны фидакяр шәхес, дәүләт эшлеклесе һәм әдип буларак төрле яктан күзалларга мөмкинлек бирә.

    Сайланма әсәрләр. 5 т. / Избранные произведения. Т. 5

    Радиф Гатауллин

    Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташның бу томына шагыйрьнең соңгы елларда язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре һәм әңгәмәләре туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Т. 4

    Радиф Гатауллин

    Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына публицистик һәм лирик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, нәсер-эсселар туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Т. 3

    Радиф Гатауллин

    Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына шигырьләре, газәлләре һәм төрки шагыйрьләр иҗатыннан үрнәкләр туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Т. 2

    Радиф Гатауллин

    Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына узган гасырның 70 нче еллар башыннан алып хәзерге көнгәчә иҗат ителгән шигырьләре, публицистик цикллары, поэмалары һәм робагыйлары туплап бирелде.

    Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Т. 1

    Радиф Гатауллин

    Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына шагыйрьнең 1961–1972 еллар аралыгында язган шигырьләре, лирик цикллары, тәрҗемәләре туплап бирелде.

    Пьесалар / Пьесы

    Хамис Ягудин

    Әлеге китапка Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, драматург Эсфир Яһудинның соңгы елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре туплап бирелде.

    Кар юлы / Путь снега

    Сирень Якупова

    Шагыйрә Сирень Якупованың бу китабына тормышка, яшәүгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган фәлсәфи-лирик шигырьләре туплап бирелде.

    Камиллеккә ирешү юллары / Пути к совершенству

    Рамиль Музаффаров

    Бу хезмәт Татарстанның Г. Тукай һәм Россиянең М. Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең иҗат лабораториясен өйрәнүгә багышлана. Басма мирас һәм шәхси архив материалларына нигезләнеп, әдипнең иҗат барышы, язучылык хезмәтендәге үзенчәлекләре, әдәби осталыгы һәм аңа ирешү юллары яктыртыла.

    Гафу ит мине… / Прости меня…

    Хади Каримов

    Язучы Кәрим Караның әлеге китабында повестьлар туплап бирелде. Анда кеше шәхесе, аның рухи камиллеге, әхлаклылык мәсьәләләре күтәрелә. Автор хәмер эчү белән мавыгуның коточкыч фаҗигаләргә китерүе, имансызлык турында уйлана, тормышыбызга үтеп кергән яраклашу, җайлашу, акчага табыну кебек күренешләрнең гадәти хәлгә әверелүенә борчыла.